tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Оста кулда һөнәр бар”: “Ак калфак”лылар Кукмара районына сәфәр кыла
“Оста кулда һөнәр бар”: “Ак калфак”лылар Кукмара районына сәфәр кыла

“Оста кулда һөнәр бар”: “Ак калфак”лылар Кукмара районына сәфәр кыла

Бүген “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләренең чираттагы күчмә утырышы уза. Бу юлы ханымнар Кукмара районына сәфәр кыла. “Оста кулда һөнәр бар” дип исемләнгән утырышта Татарстанның 29 районыннан, Россиянең 10 төбәгеннән һәм Төркиядән 100дән артык хатын-кыз катнаша.

Ак калфакның беренче тукталышы Вахит авылы мәдәният йорты булды. Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе авыл яшәеше, мәдәни тормыш, башкарган эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ел саен авылның көнкурешен яхшырту өчен 11 миллионга якын акча тотыла.

  • Татарча көрәшне үстерүгә нык игьтибар бирәбез, махсус тренер алдык. Көрәш – Сабантуйнын күрке диде хуҗалык житәкчесе Нафыйк Хөсәенов

Авыл башлыгы Илгизәр Корбанов авылның демографик үсеше турында сөйләде. Авыл гомер-гомергә тире эшкәртү, мал асрау белән көн күргән.

Район җитәкчелеге исеменнән район хакимияте башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Кәримуллина сәламләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*