tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда татар телен бушлай укытачаклар
КФУда татар телен бушлай укытачаклар

КФУда татар телен бушлай укытачаклар

Казан халкын бушлай татар теле курсларына чакыралар. Дәресләр КФУ бинасында үткәреләчәк, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Теркәлү өчен анкета тутырырга кирәк. 12 нче сентябрьгә кадәр тутырылган гаризаны бастырып чыгарырга һәм паспорт күчермәсе белән Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына түбәндәге адрес буенча алып килергә кирәк: Татарстан ур., 2, 320 бүлмә (3 кат) 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Анкеталарны теркәү электрон рәвештә генә башкарыла. Тыңлаучылар бары тик гариза һәм паспорт күчермәләре (беренче бит) булганда гына кабул ителә.

Дәресләрнең башлануы якынча 16 нчы сентябрьгә планлаштырылган. Уку вакыты – 3 ай; дәресләр үткәрелү ешлыгы – атнага 2 тапкыр. Курслар турында тулырак мәгълүматны телефон аша белергә була: (843) 292-68-31.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*