tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Өтүкән” перформансы белән “Алтын битлек” экспертлары кызыксынган
“Өтүкән” перформансы белән “Алтын битлек” экспертлары кызыксынган

“Өтүкән” перформансы белән “Алтын битлек” экспертлары кызыксынган

Яшь иҗатчыларның эксперименталь тамашалар сезоны Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» перформансы белән ачылачак. Перформанс үткән сезонда премьера булган урында — Вахитов мәйданында урнашкан төнге клубта 26 августта күрсәтеләчәк.

«Өтүкән» перфомансын тамашачы белән бергә «Алтын битлек» театр премиясе экспертлары караячак.

«Өтүкән» — шигърият белән көрәш сәнгатен берләштергән үзенчәлекле тамаша. Тамашаны мәйданга куючы — «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

Перформанс Йолдыз Миңнуллинаның шул исемдәге поэмасына нигезләнеп, көрәш элементлары кулланып куелган. Әсәрне шагыйрә үзе укый. Залда Нурбәк Батулла һәм Илдар Камалиев балбаллар белән һәм үзара көрәш элементларын күрсәттеләр. Перформанста танылган көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырый.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*