tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Паралимпияче Рөстәм Нәбиев язмышын тасвирлаган китап Брайль шрифтында басылып чыккан
Паралимпияче Рөстәм Нәбиев язмышын тасвирлаган китап Брайль шрифтында басылып чыккан

Паралимпияче Рөстәм Нәбиев язмышын тасвирлаган китап Брайль шрифтында басылып чыккан

Моннан биш ел элек Омск өлкәсендә солдат казармалары җимерелеп ике аяксыз калган, хәзер актив блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиевның Дания Нәгыйм белән бергәләп язылган «Бөртекләп җыелган гомер» китабы Брайль шрифты белән басылып чыккан. Бу хакта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик бүлек мөдире Гөлүсә Закирова хәбәр итә.

«Бөртекләп җыелган гомер» китабында Рөстәм үз язмышы, тормыш сынаулары турында сөйли. Ул үз мөмкинлекләренә ышанычын югалтмавын, тормышны яратуын күрсәтә. Трагедия кичергәннән соң яңадан йөрергә өйрәнгән, следж-хоккей белән мавыгып, командалары халыкара турнирда алтын медаль алган.

«Әлеге китап нәфис әдәбият әсәре буларак кына түгел, ә күрмәүчеләр белән эшләгәндә реабилитацион эффектка ия булуы белән дә кадерле. Шуңа күрә без аны Брайль шрифты белән бастырырга уйладык», – ди Гөлүсә Закирова.

«Күзләре күрми башлаган кешеләр дә Рөстәм Нәбиев кичергәннәрне кичерәләр. Әлеге китап героеның тарихы аларга сынауларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк», – ди ул.

Рөстәм Нәбиев тумышы белән Башкортстаннан. Хәзерге вакытта гаиләсе бар, хатыны Индира белән ике кыз үстерәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*