tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парижда Сабан туе узды
Парижда Сабан туе узды

Парижда Сабан туе узды

Парижда традицион татар бәйрәме Сабан туе узды. Аны Франция татарлар бергәлеге оештырган.

Бәйрәмдә милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде, халык җырлары яңгырады, ярышлар узды.

Чарада Татарстан Республикасының Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов катнашты, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде, бергәлекнең үз көче белән шундый бәйрәм үткәрүеннән канәгать булуын белдерде.

Кунакка килгән җырчы Илүсә Хуҗина, Париж татарлары атмосферасына соклануы турында сөйләде. Татар диаспорасы вәкиле Әлфия Айзатова, Франция татарларының ишекләре хезмәттәшлек итәргә теләгәннәргә һәрвакыт ачык”, – дип ассызыклады.

Бу хакта Татарстан Республикасының Франциядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*