enrutat
Баш бит / Пашат — иманлы авыл
Пашат — иманлы авыл

Пашат — иманлы авыл

Газетабыз битләрендә даими чыгып килүче “Җомга” сәхифәсендә без якташларыбызның рухи тормышын, түгәрәк даталарга багышланган бәйрәм чараларын, Ислам динебезнең мөһим вакыйгаларын яктыртабыз. Узган атнада Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган Мәүлид аена кердек һәм сәхифәнең чираттагысында Түбән Новгород өлкәсе Пашат мәхәлләсе тормышын яктырту нияте белән аның мәчетендә булып кайттык. Коронавирус пандемиясе башлангач, дәүләт тарафыннан кертелгән чикләнүләр дини тормышка нык тәэсир итте, күмәк җыелулар тыелгач, мәчетләр бер арага бушап калды. Хәзер дә аларга санитар таләпләрне үтәп кенә керү мөмкин.

Пашат мәчетенең хуҗалык эшләре белән  идарә итүчесе Абдулваһап Мусин намазга килүче мөселманнарның битлекләр белән перчаткалары барлыгын тикшерә, булмаганнарны тәэмин итә. Намазны тиешле дистанция саклап укуны да катгый күзәтә.

Намазга керешкәнче, мәчет имамы Марат хәзрәт Салахетдиновтан мәхәллә тормышы турында сораштык. Аның әйтүенчә, мөәзин Наил Заһидуллин тәүлеккә биш тапкыр азанны яңгырата. Иртәнге, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларына унга якын, ә җомга намазына өч дистәгә якын пашатлы җыела, ләкин йөрүчеләр саны быел кимегән.

— Кызганычка, бу чир безнең якларга да килеп җиткәч, мөселманнар дин юлыннан бераз тайпылды. Әлбәттә, үз сәламәтлегеңне саклау дөрестер. Әмма Аллаһы Тәгаләнең бу сынавын исән-сау үтәр өчен, киресенчә, якыннарыңа, туганнарыңа, үзеңә сәламәтлек сорап, хәтем-догада, намазда булырга кирәк, — ди хәзрәт.

Быел Пашат җәмигъ мәчетенең ачылуына 30 ел тулган.

1980 елларда бер төркем пашатлы намазга Үмәр хәзрәт Имадеев җитәкчелегендә авыл уртасында урнашкан бер агач бинага җыела булган. Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Үмәр хәзрәт тырышлыгы белән 1989 елда зур, иркен, ике катлы мәчет төзелә башлый. Бу изге эштә Пашат колхозы рәисе Фәрит Яфеев, инженер Гаяр Үмәров һәм Мәскәү җәмигъ мәчетендә имам булып хезмәт иткән Фазлулла Шаймәрдәнов күп ярдәм иткәннәр. 1990 елның июнь аенда мәчет манарасына ярым ай урнаштырыла. Аның беренче имамы булып ун елга якын Үмәр хәзрәт хезмәт итә.

Шушы юбилейлы дата уңаеннан корбан чалып, зурлап мәҗлес үткәрү дә планлаштырылган булган, әмма Марат хәзрәт әйтүенчә, уңайсыз эпидемиологик вазгыять вакытында халыкның сәламәтле-ген куркыныч астына куймастан, бу чараны кичектереп тору хәерлерәк дигән карарга килгәннәр.

Гомуми алганда, Пашатта дини гореф-гадәтләргә зур игътибар бирелә. Һәр ел Мәүлид ае уңаеннан корбаннар чалынып, мәҗлес үткәрелә, Пашат белән Семочки арасында атылган дин әһелләренә багышланган Хәтер көне дә күркәм гадәткә әверелгән инде. Узган елда имамнарның исемнәрен мәңгеләштереп, мәчет азбарында хәтер ташы куелган. Бөек Ватан сугышы корбаннарын да искә алалар, изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре дә оештырыла. Җәй айларында авыл һәм ялга кайткан шәһәр балалары өчен дини курслар эшли.

Үмәр Имадеевтан соң имам вазифасына Марат Салахетдинов билгеләнә һәм менә 20 ел инде ул рухи эшчәнлеген Коръән, сөннәт, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән алып бара. Шул вакыт эчендә аның тырышлыгы, авыл халкының һәм шәһәрлеләрнең актив катнашында мәчет бинасы заманча җиһазлар белән төзекләндерелгән, ашханә, тәһарәтханә булдырылган, табигый газ һәм су кертелгән. Юл уңаеннан Марат хәзрәт мәхәллә әгъзалары исеменнән якташларына изге гамәлләре, төрле яктан ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерә.

Марат хәзрәт тәҗрибәле, тирән белемле дин әһеле. Берничә ел инде өлкә мөселманнары диния нәзарәте карары белән ул Сергач, Спас, Кнәген районнарының баш имамы булып тора. Төбәгебезнең күренекле рухи, абруйлы шәхесе буларак, җәмәгатебез арасында калкып чыккан бәхәсләр буенча аңлатмалар алыр өчен аңа мөрәҗәгать итәбез. Авылдашлары арасында да ул актив агарту эшчәнлеге алып бара, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы, ислам динебезнең кануннары турында эчтәлекле вәгазьләр һәм хәдисләр сөйли, Коръәнне дөрес уку нечкәлекләрен аңлата һәм һәр чыгышын ислам дине тыелган чорда, гомерләрен куркыныч астына куеп, Аллаһы Тәгалә юлында булган авылдашларының якты рухларына хәтем-дога кылу белән тәмамлый.

Илнар САДЕКОВ әзерләде.

Автор фотолары.

«Туган як» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*