tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды
Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен төбәкара семинар узды

2019 елның 14 ноябрендә Пенза өлкәсендә оештырылган семинар «Татар халкының телен, мәдәнятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре» дигән темага багышланды. Ул Урта Әләзән авылының 1 нче санлы урта гомуми белем мәктәбендә үтте. Анда 150 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша.

Семинарны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Төбәкне үстерү институты һәм Пенза өлкәсе татар мили-мәдәни мөхтәрияте.

Семинарда Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә һәм гомуми белем үстерү бүлеге җитәкчесе И.В.Барышкина, Төбәкне үстерү институты гуманитар мәгариф үзәге директоры Е.Б.Фирсова катнашты.

Татарстаннан да зур делегация килгән иде. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков, Бөтендөнья татар конгрессы милли мәгариф комитеты җитәкчесе Р.Р.Гыйльметдинов, Мәгариф һәм фән министрлыгы регионара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Г.Ф.Мусина, Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р.Шәмсетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

 

Урта Әләзән мәктәбе укытучылары кунакларга татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек барышын да күрсәттеләр. Татар һәм инглиз телләренең фонетик һәм лингвистик охшашлыгы хакында сөйләделәр. Мәгарифне үстерү институты фәнни хезмәткәре, доцент Р.Р.Шәмсетдинова ачык дәрескә югары бәя бирде һәм интеграцион дәресләр оештыру кирәклеген ассызыклады.

Дәрестән тыш эшчәнлектә, Урта Әләзән укытучылары татар халкының гореф-гадәтләрен ничек саклаулары, йолаларыбызны балалар күңеленә сеңдерү алымнары белән уртаклашты. Татар гаиләсе кыйммәтләренә аерым тукталдылар.

Биредәге тәҗрибә белән танышканнан соң, Татарстан делегациясе әгъзалары ачык дәрес биргән укытучыларга «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Россиякүләм бәйгесе һәм «Туган тел» Россиякүләм туган тел укытучылары мастер-классы бәйгесендә катнашу тәкъдиме белән чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Пенза өлкәсе татар мили-мәдәни мөхтәриятенә 400 данә китап та тапшырдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*