tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кушнаренко театры Уфаның “Нур” театры сәхнәсен яулады
Кушнаренко театры Уфаның “Нур” театры сәхнәсен яулады

Кушнаренко театры Уфаның “Нур” театры сәхнәсен яулады

“Мизгелләр” Кушнаренко халык театры Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтте.

Чара Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең “Театр — яктылыкка, нурга илтә…” проекты ярдәмендә тормышка ашты. Аның авторы — филология фәннәре кандидаты, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы Альбина Хәлиуллина.
Бу чара Русиядә игълан ителгән Театр елы кысаларында тормышка ашырылды. Ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелде.

Артистларның уйнавы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, алкышларга күмелде. “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театры артистларына оештыручылардан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*