tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч эшмәкәре: “Тегүчеләр бетеп бара, ун елдан бу зур проблемага әйләнәчәк”
Питрәч эшмәкәре: “Тегүчеләр бетеп бара, ун елдан бу зур проблемага әйләнәчәк”

Питрәч эшмәкәре: “Тегүчеләр бетеп бара, ун елдан бу зур проблемага әйләнәчәк”

Тегүчеләр бетеп бара, ун елдан бу зур проблемага әйләнәчәк, дип саный Питрәч эшмәкәре Рамилә Гайнетдинова. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Конкурентлар хәйран, әмма тегүчеләр бетеп бара. Гади тегүчене дә табып булмый хәзер, көннән-көн кимиләр. Элеккеге буын картайды, күбесе сәламәтлеге аркасында тегәсе килми, укып бетергән яшьләрнең бер-икесе генә эшләргә мөмкин. Яшьләр теләми, өлкәннәр эшләми. Ун елдан конкуренция калмаска да мөмкин», — диде.

Рамилә Гайнетдинова Казан дәүләт илкүләм технологик университетның (КХТИ) дизайн буенча юнәлешен тәмамлаган. Алты кешелек тегүчеләр командасы белән Татарстан коллективларына һәм чит илләрдәге ансамбльләргә дә милли костюмнар тегә. «Бизәкләрне гел яңаларын уйлап чыгарабыз, алар бер эшләнмәдә дә кабатланмый, башта машинада чигәбез, аннары кулдан бисерлар тегәбез. Тулысынча кулдан эшләнгән әйберләр дә бар», — диде.

«Профессиональ юнәлештә алты ел. Ансамбльләргә дә, эстрада артистларына да костюмнар тегәм. Мәчетләрдәге кибетләргә түбәтәй, калфаклар, сувенир эшләнмәләр илтәбез. Мәдәният министрлыгы белән татар диаспораларына, төрле чараларга техникумда эшләгәндә дә йөри идем. Хәзер дә ул татарлар белән элемтәдә торабыз, размерларын әйтеп, заказ бирәләр. Татар, рус, керәшен костюмнары да тегәбез. Минем дизайн беркая да кабатланмаган», — диде.

Рамилә Гайнетдинова әйтүенчә, бу юнәлештә эшләүчеләр күбесе тарихны өйрәнмичә генә, Интернеттан карап кына эшли.

«Минем китапларым да бар, китапханәләргә дә барам. Борынгы тарихны өйрәнеп эшлим, шуның нигезендә генә эскиз ясыйм. Тукымасын, өлгесен, фасонын да карарга кирәк, бөтенесе бергә яхшы булганда гына яхшы күренә әйбер. Конкурентлар белән бәя бер үк төрле булса да, сыйфат икенче төрле безнең. Даими клиентлар моны белә инде», — диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*