tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының чираттагы саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының октябрь саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз Курган өлкәсендә яңа гына ишекләрен ачкан “Татар мәдәнияте үзәге” турында, шагыйрә Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ) тууының 125 еллыгына багышланган мавыктыргыч мәкаләләр, “Татарлар: гамәл стратегиясе” кабул ителү уңаеннан Россия регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең фикерләре,  басмабызның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының җитәкчесе Шамил Садыйков белән әңгәмәсен һәм башка кызыклы язмалар белән таныша алачаклар.

Шулай ук газетабызда Ульяновск, Оренбург, Түбән Новгород, Төмән өлкәләрендәге, Башкортстан Республикасындагы милләттәшләребездән килгән хәбәрләр дә урын алды.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*