tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде
Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде

Президент татар телен кулланмауны үз милләтеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде

Ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленең кулланылышын арттыру мөһимлеген искәртте.

Президент татар теленең тиешенчә кулланмавына басым ясады. “Бүгенге көндә без барыбыз да эшебезне русча алып барабыз. Татар телен саклау үзебездән тора. Әгәр без үзебез аны кулланмасак, телнең кирәге булмый”, – дип аңлатты ул.

Рөстәм Миңнеханов татар теленең рәсми статусын билгеләп үтте. “Конституция буенча, ул хөкүмәт теле”, – диде ул. Президент хөкүмәт утырышларында татар телендә чыгышлар артуын әйтте. Әгәр кемдер аңламаса, без рус теленә тәрҗемә итәбез”, – диде ул.

“Нигә соң 100 ел элек киткән татарлар – Австралиядә, Финляндиядә – үзләренең телләрен елый-елый өйрәнәләр, ә без әзер телебезне кулланмыйбыз? Безнең булдыксызлык бу! Үз милләтеңне хөрмәт итмәү! Дөрес әйбер түгел”, – диде Президент.

“Ярар, барыбыз да бер көнне рус телендә сөйләшә башлыйбыз ди. Без һәммәбез рус телен рус кешесе кадәр беләбез, – дип дәвам итте сүзен Миңнеханов. – Сез Казахстанда, Үзбәкстанга, Төркиягә барсагыз, андагы телне ике айда өйрәнәчәксез, бу үзе бер стимул булып тора”.

Президент татар телен үстерү юнәлешендә эшлисе эшләр күп булуын билгеләп үтте.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*