enrutat
Баш бит / Президент юлламасы: туган телләргә юнәлеш һәм республиканың алдагы елларга үсеше
Президент юлламасы: туган телләргә юнәлеш һәм республиканың алдагы елларга үсеше

Президент юлламасы: туган телләргә юнәлеш һәм республиканың алдагы елларга үсеше

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент Юлламасына карата җәмәгатьчелекнең карашы нинди? «Интертат» юлламага карата җыелган фикерләрне тәкъдим итә.

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шулай ук ул медицина тармагын кадрлар белән тәэмин итүнең актуаль бурыч булуын, унике ел эчендә рекордлы уңыш җыеп алынуын, Татарстанның яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе булуын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты фикеренчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебезнең көчен арттыруга юнәлдерелгән. Ул шулай ук укытучыларның яңа шартларда гадәти белем бирү ритмын саклап калуларын, предприятиеләргә экологик иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген искәртте һәм сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга, халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештырырга кушты.

Яңалыклар да юк түгел. Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына ремонт ясалачагы, Татарстанда 6,5 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәге һәм чит илләр белән хезмәттәшлек дәвам ителәчәге турында да сөйләде.

Ләйлә Фазлыева: «Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә дип саный.

Юллама, чыннан да, темп бирә. Ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә. Нәкъ менә шуннан чыгып, республиканың үсеш юнәлешләре билгеләнә», — диде Фазлыева. Ул Юлламаның республиканың социаль сәясәтенә багышланган өлешенә аерым игътибар биреләчәген әйтте.

Айрат Фәррахов: «Миңнехановның юлламасы Россия өчен мөһим, чөнки Татарстан — терәк төбәк»

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррәхов фикеренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына Юлламасы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә бөтен Россия төбәкләре өчен мөһим.

Президент билгеләгән өстенлекләр, без эшли торган ысуллар Татарстанның эшлекле тормышы өчен бик мөһим булачак. Ә республика Россия Федерациясе өчен таяныч төбәк булгач, барлык төбәкләр аңа карый, һәм Юллама тагын да мөһимрәк була» — дип белдерде Фәррахов. Ул бүгенге көнне бөтен республика өчен мөһим дип атады.

Марат Әхмәтов: «Ниятебез — татар теленең исән-сау булуын тәэмин итү»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте.

Президент әйткәнчә, 35 кешегә генә ышанып, аннан нәрсәнедер көтеп утыру дөрес булмас. Бөтен министрлыклар, хөкүмәт һәм җәмәгатьчелек шушы максатка тупланып, киләсе буыннарга тапшыру өчен, үзебезнең матур әдәби зәвыклы туган телебез исән-сау булырга тиеш. Менә шушы нияттә эшләячәкбез.

Алдагы берничә көн эчендә комиссиянең чираттагы утырышы үткәреләчәк һәм анда туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә бик күп яңа фикерләр игълан ителәчәк.

Президент юлламасын бик мөһим документ дип кабул итәм, чөнки ел дәвамында шушы максатка тупланып, бөтен җәмәгатьчелек, хакимият структуралары шуны эшләргә тиеш. Республиканың бүгенге көндәге иҗтимагый хәле, икътисадның торышы безгә бу максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Әлегә кадәр республикада башкарылган эшләр, аның нигезе тәвәккәл, зур максатлар куярга мөмкинлек бирә.

Президентның киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүе комиссиянең нәтиҗәле эшләвенә дә ышаныч барлый. Без көннән-көн бу проблеманың эченә тирәнрәк керә барабыз, тирәнрәк кергән саен, ул проблеманың зуррак икәнлегенә, «килдем, күрдем дә җиңдем» дигән принцип белән эшләп булмавына инанабыз.

Әмма хәзер безнең бик күп фикерләребез бар, төптән үк халыкны кызыксындырып, уятып җибәрү өчен, төрле конкурслар, грантлар, моннан тыш, урыннардагы җирле хакимиятнең административ ресурсын һәм аларның абруен да шушы эшкә җигү максатында фикерләребез бар. Әлеге юллама республика тормышының бөтен якларын үз эченә ала: аның эчке тормышын да, тышкы сәясәтен дә, — диде Марат Әхмәтов.

Васил Шәйхразиев: «Президент һәрвакытта татар гына дип түгел, бөтен милләтләр өчен җан атып йөри»

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татарларның һәрвакытта да бүтән милләтләр белән дус булып яшәгәннәрен әйтте.

Ул Татарстанда да, бөтен өлкәләрдә дә шулай. Безнең якта башкорт та, чуваш та, мордва да — барысы да бер төрле фикер йөртеп, алга барабыз.

Юлламаның милли телләр, мәдәнияткә кагылышлы өлешеннән бик канәгать булып калдым. Әгәр тарихка кире кайтсак, 2018 елда Президент Дәүләт Советына Юллама белән чыкканда, Бөтендөнья татар конгрессына татар халкының үсеш стратегиясен кабул итәргә дигән бурыч куйды. Ике ел эчендә без аны халык белән бергә язып, быел 29 августта Милләт җыенында кабул иттек.

Татарстанда яшәүче милләтләрнең үсеше буенча дәүләт программасы да бар. Аны күптән түгел генә кабул иттек, 2030 елга кадәр дәүләт күләмендә 1 млрд сумнан артык акча биреләчәк. Шуңа күрә әйтәсем килә: Президент һәрвакытта татар гына дип түгел, бөтен милләтләр өчен җан атып йөри. Алар өчен бергә эшләп, һәрбер милләт үз телен саклап калырга тиеш, чөнки телсез милләт була алмый.

Киләсе ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Быел ТАССРның 100 еллыгын үткәргәндә дә, бу темаларга һәрвакытта да күп кагылыш була. Без татар өчен генә түгел, бүтән милләтләр өчен дә кайгырып, аларны берләштерү, телләрен саклап калу буенча эш алып барабыз. Һәр 173 милләт безнең Татарстанда бердәм, дус, туганнар кебек кулга-кул тотынып эшлиләр, без аларның һәрберсенә дә бик рәхмәтле.

Берләшкән милләт ул һәрвакытта да дус була. Нәтиҗәдә, бу республиканы икътисади, сәяси яктан тагын да алга үстерәчәк. Туган телләр елы ул — бәйрәм генә түгел, монда төпле эш булачак. Күрше республикалар белән үзебезне тагын да якынайтачакбыз», — диде Шәйхразиев.

Илдар Гыйльметдинов: «Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул иттек»

Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов туган тел мәсьәләсенә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикерен белдерде.

Бүгенге дөньяның халәте җиңелләрдән түгел. Рөстәм Миңнеханов юлламасында бурычлар да куйды, ул киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шушы ел эчендә генә дә күпме чара уздырылды, туган тел мәсьәләсенә дә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикердә торам. Монысы нык әһәмиятле.

Президент икътисадны күтәрү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте. Дөрес юнәлештә эшләп, халкыбызның тормышын яхшыртырга кирәк. Шуңа күрә без әлеге юлламадан канәгать калдык. Бурычлар куелды, бергәләп эшләргә генә калды.

Юлламаны без ышаныч белән дә, дулкынлану белән дә кабул иттек, чөнки бурычлар күп куелды. Сайлау узды, халыктан килгән сорауларны хәл итү зарур, аларны хәл итү өчен, икътисадның үсеше кирәк. Керем дә узган елгы кебек түгел, шуңа күрә иҗтимагый мәсьәләләргә игътибар күп булачак. Федераль үзәк тарафыннан да эшсезләр, балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтелде.

Шуңа да карамастан, республика да үз ягыннан нинди адымнар ясар икән, дигән сорау туа. Өмет белән дә, дулкынлану белән дә җитәкчебезнең бу мәсьәләләрне үз кулына алып, юнәлешләргә игътибар итеп, барыбызга да максат куеп, бергә эшләргә кирәк дигән фикердә торам, — ди Гыйльметдинов.

Ркаил Зәйдулла: «Татар теленең яшәеше өметле булыр дип ышанасы килә»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү бик вакытлы, өмет бар дип саный.

Өмет сүнми, димәк, әле без мәдәниятне дә алга этәрербез. Мәдәният булмаса, икътисад та начар булачак. Алар барысы бергә бәйләнгән.

Президент Юлламада иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагылды, мәдәният өлкәсенә карата да саллы сүзен әйтте. Утырышка уңыш казанган укучылар, студентлар, фермерларны чакыру традициясенә уңай карашта булуын белдерде. «Аларны тәкъдим итү мондый чараларга үзенә бер җылылык, якынлык бирә», — диде ул.

Дамир Фәттахов: «Президенттан яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлеш булуын ишетү — зур мәртәбә»

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов республикада яшьләр һәм аларга барлык шартлар тудыру өчен эшләргә әзер булуын әйтте.

Беренчедән, безнең өчен Президенттан яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлеш булуын, төрле яшьләр белән эш алып барылуын ишетү — зур мәртәбә. Узган ел яшьләр тарафыннан әйтелгән сүзләр дә яңгырады: кайда тууың мөһим түгел, Татарстанга кирәк булуың әһәмиятле. Яшьләр Татарстанда яшәргә калсын иде.

Президент докладында җәйге лагерьларны төзекләндерү программасы да урын алды. Ул безнең өчен алга таба шушы юнәлештә эшләр өчен зур этәргеч булып тора. Соңгы ике ел эчендә дә барлыгы 26 лагерь яңартылды, тагын 94 лагерь программага кертелде. Ул яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү юнәлешендә эшләү мәсьәләсендә безнең өчен һәм район башлыклары өчен җаваплылыкны арттыра», — диде министр.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Барлык бурычларны халыкара дуслыкка таянып хәл итәрбез»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халыкара дуслык, аңлашып яшәүнең иң мөһим мәсьәлә булуын искәртте.

Юлламада куелган бурычлар барлык дәүләт һәм муниципаль органнарның, хуҗалык субъектларының, бизнес вәкилләренең күмәк тырышлыгын таләп итәчәк. Без барыбыз да шундый җаваплылык тоябыз. Киләсе ел Телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип кертелүне хупладык. Без күп милләтле, күп динле республика. Программаларыбызда, көндәлек эшебездә дә куелган бурычларны үтәрбез.

Юлламаның эчтәлеге бик тулы, алга караш белән төзелгән. Бурычларыбызны тормышка ашыру буенча Дәүләт Советы Президиумы, Хөкүмәт әгъзалары, Министрлар Кабинеты белән бергәләп комплекслы программа ясап, куелган бурычларны үтәргә исәплибез», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 Марат Җәббаров: «Юлламада авыл хуҗалыгы тармагына куелган барлык бурычлар да үтәрлек»

Татарстан вице-премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров Президент Юлламасы буенча авыл хуҗалыгы алдында торган бурычларны билгеләде.

Бүген икътисад мәсьәләләренә зур басым ясарга кирәк. Без санарга өйрәнергә, җитештергән продукциянең үзкыйммәтен киметү буенча эшләргә тиеш. Цифрлаштыруны тагын да көчәйтергә тиешбез. Үсемлекчелек, терлекчелек юнәлешләрендә бу эшләр район саен: һәр районда цифрлаштыруны сынау рәвешендә кертү буенча хуҗалыклар бар. Бик күп хуҗалыклар үзләре дә мөстәкыйль рәвештә цифрлаштыру буенча эшлиләр.

Авыл территорияләрен саклап калу буенча да бүген бик күп эшләр алып барыла. Киләчәктә дә авыл территорияләрендә эш урыннарын сакларга, күбрәк булдырырга тиешбез», — диде Җәббаров.

Зилә Мөбәрәкшина, Гөлнар Гарифуллина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*