tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде
Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде

Радик Салихов Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде

Радик Салихов 2020-2025 елларга Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа директоры итеп билгеләнде. Бу хакта институтның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тавышларны исәпләү нәтиҗәсендә, институт директоры итеп тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Радик Рим улы Салихов билгеләнде. Аның өчен 68 тавыш бирелгән», – диелә хәбәрдә.

Тарих фәннәре докторы Радик Салихов институтта 1997 елдан бирле эшли. 2011 елдан директор урынбасары булып эшләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*