enrutat
Баш бит / Рафаэль Хакимовның яңа китабы борынгы харитәләргә багышланган
Рафаэль Хакимовның яңа китабы  борынгы харитәләргә багышланган

Рафаэль Хакимовның яңа китабы борынгы харитәләргә багышланган

Бу китапта тарихи карталар нигезендә Бөек Татар иленең төзелүе һәм аның Россия империясенә әверелү тарихы тасвирлана

Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Рафаэль Хакимовның яңа китабы үзенең тыйнак исеме һәм юка гына күләме белән аерылып тора. «Этюды об истории Татарии»  дигән  60 кына битле китап нинди «этюдлар»дан — тасвираламалардан тора соң?

Шикләнми әйтергә була — бу тыйнак җыентык  милләтебез һәм республикабыз тарихына керәчәк. Үзе юка булса да, аның форматы шактый зур — 220 х 300 миллиметр, тышлыгы сыйфатлы катыргадан ясалган. Китап иң югары сыйфатлы кәгазьдә басылган. Текст һәм рәсемнәр горизонталь тәртиптә урнаштырылган. Рафаэль Хакимовның дистәләрчә китаплары арасында башка андый җыентык юктыр.

Ләкин хикмәт монда гына түгел. Тарих һәм сәясәт белгеченең бу китабы география дәреслегенә ошаган. Ул борынгы харитәләргә (карталарга) багышланган. Бу  китапка кертелгән 30 картаның һәр берсе татар халкы тарихына бәйле. Европа галимнәре һәм рәссамнары ясаган бу харитәләрдә  XVI-XVIII гасырларда Россия, Урта Азия территориясендәге дәүләтләрнең чикләре чагылдырылган. Голландия, Франция, Германия харитәчеләре төшергән бу географик сызмалар буенча Россия дәүләтчелеге тарихын да күзалларга мөмкин.  Һәм бу империянең тамырлары төрки-татар халкының тарихи тамырларына тоташканлыгы күренә.

Фәнни хезмәтләрдә бу элемтәләрне, Россия империясенең татар тамырларын харитәләр буенча җентекләп тикшерү бик сирәк очрый. Ләкин аларны күргән кеше беркайчан да бу ядкәрләрне оныта алмас. РФ Президенты Владимир Путин 2017 елның гыйнварында  Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның  туган көне уңаеннан бүләк иткән харитәдә «Тартария» дәүләте күзгә ташлана. Хәтта Казан ханлыгы Мәскәү патшалыгына кушылганнан соң ясалган карталарда да Себердә, Идел-Уралда, Узәк Азиянең төньяк өлешендә урнашкан татар төбәкләре «Тартария» дип билгеләнгән.

«Тартария атласы» дип аталган зур күләмле китапны ТФА Тарих институты 2007 елда чыгарган иде. Аңа кертелгән 300 ләп харитәнең 30 үрнәге «Этюды по истории Татарии» җыентыгына сайлап алынган. Академик Рафаэль Хакимов үзенең бу китабында татар тарихының аз тикшерелгән яклары турында тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Хәзер дә табышмак булып калган катлаулы мәсьәләләргә багышланган текстлар төгәл сүзләр,  кыска, гади җомләләр белән язылган.

Әлбәттә,  бу китапта Россия тарихына һәм татар дәүләтләренә бәйле четрекле темалар, бәхәсле фикерләр дә бар. Бу китап тарихны популярлаштыручы һәм РФ дәүләтенең иң мөһим аспектлары турында яңа карашларны чыгылдыручы хезмәт булып тора. Аның тиражы 1000 данә булса да, ул хәзерге чорның иң тансык китаплары арасында урын алачак. Тарих, философия, сәясәт белгече Рафаэль Хакимовның бу кызыклы китабы уникаль библиографик ядкәр булып китәргә мөмкин.

                                                                     Римзил Вәлиев, журналист

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*