tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт
Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт

Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт

Яңа коронавирус инфекциясеннән үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен дөнья күләмендә бөтен көчләрне берләштерергә кирәк. Мөфти шәех Равил Гайнетдин дин тотучыларга мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

«Үзеңне һәм якыннарыңны саклау өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшләү, тиешле чаралар күрүне һәр мөселман өчен иң дөрес һәм лаеклы юл дип саныйм», – дип искәртте Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Ул дин тотучыларны әйләнә-тирәдәгеләргә карата кайгыртучанлык һәм шәфкатьлелек күрсәтергә, сәламәтлек һәм коронавирустан котылуны сорап дога кылырга чакырды.

«Пандемия – бергәләп кенә, тынычлык һәм игелеклелек юлында үзара берләшеп кенә җиңеп була торган афәт», – диде Равил Гайнетдин.

Ул Бөек Ватан сугышы вакытында СССР халыкларының фашизмга каршы бердәм күтәрелүен үрнәк мисал итеп китерде.

«Безне Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәгендә тәрбияләделәр. Әйдәгез, бүген шундый гамәлләр кылыйк – киләчәктә безнең оныкларыбыз да үз балаларын безнең үрнәккә – ныклык, гуманизм, тугрылык үрнәгенә таянып тәрбияләсен», – диде мөфти.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*