tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев аэропортка исем бирү турында: “Тукайдан да кулайрак исем юк”
Разил Вәлиев аэропортка исем бирү турында: “Тукайдан да кулайрак исем юк”

Разил Вәлиев аэропортка исем бирү турында: “Тукайдан да кулайрак исем юк”

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Казан” аэропортына бирү өчен исем кандидатларына карата фикерен белдерде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, авиаконструктор А.Туполев алда баруы билгеле. “Самолет ясаучылар күп ул дөньяда, әмма Тукай бердәнбер”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Мин, гомумән алганда, аэропортларга исем бирүгә каршы. “Казан” сүзе үзе дә татарны таныта торган исем, әмма ләкин Тукай исеме бирелсә, билгеле, куаначакмын гына. Казан күбрәк – Татарстан символы, Тукай дигәч татар күз алдына килеп баса. Татарны дөньяга таныту өчен Тукайдан да кулайрак исем бүгенге көндә юк”, – диде Разил Вәлиев.
Аның фикеренчә, әгәр аэропортка Тукай исеме бирелсә, татар халкы хуплап каршы алачак. “Тукай исеме бирелмәү татар өчен бик зур җиңелү булмаса да, бик зур сабак булачак. Татар халкы беркайчан җиңелмәгән, үлмәгән дә, аның рухы бар, әмма милли аңы тиешле дәрәҗәдә түгел”, – диде депутат.

Гөлнар Гарифуллина,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*