tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм ифтар беренче тапкыр 15 мең кешегә әзерләнгән иде
Республикакүләм ифтар беренче тапкыр 15 мең кешегә әзерләнгән иде

Республикакүләм ифтар беренче тапкыр 15 мең кешегә әзерләнгән иде

Быел Казанда VII Республикакүләм ифтар яңа рекорд куелды: авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән мәйдан 15 мең кешегә җәелде. Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары.

Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, ике еллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итә. Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, дөнья чемпионаты үткәрелгән елларны Ифтар Теннис академиясендә узган иде.

Ахшам намазына кадәр халык Коръән аятьләре тыңлады. «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр ишетте. Шулай ук телефонда махсус кушымта урнаштыру юлы белән халык өчен дин темасына махсус викторина оештырылды.

“Зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итәләр иде. Бүген шөкеранасын кылып бетерә алмыйбыз. Ил башлыклары шушы кадәр кешене җыеп, Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар үткәрә”, – диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазендә Рамазанның ахыргы ун көне аеруча кадерле, бәрәкәтле булуын, мохаҗларга, мескеннәргә ярдәм итү кирәклеген искәртте.

“Тәгалә көннәрне дә биреп тора, сусатмаска яңгырлары да бар. Беренче мәртәбә кызыксыну белән, вәгазь тыңлыйсым килеп килдем”, – диде Казаннан Рәзинә Хөсәенова. “Мондый җирдә халык белән күмәкләшеп авыз ачкач, җитмеш мең тапкыр савабы да күбрәк”, – диде Казаннан Гөлчәчәк Лотфуллина.

Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җитү белән, 20.05 сәгатьтә, ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Аннары барлык кунаклар да өстәлләр янына узды.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора.

Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Гөлнар Гарифуллина

 https://tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*