tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы
Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пресс-релизы

Татар жәмәгатьчелегенә элек-электән тарих белән кызыксыну хас булган. XIX –XX гасырлар аралыгында әлеге кызыксыну татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтен тудыра, шушы хәрәкәт милли тарих фәне формалашуга да зур тәэсир ясый.

Туган як, авыл, район, аерым общиналар, гаилә тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү хәзерге тормышның мөһим бер элементы булып тора.

Хәзерге көндә төбәк тарихын өйрәнү, тикшерү буенча шактый гына хәл ителмәгән мәсьәләләр туды. Беренчедән, бу проблемалар фәнни-методологик  яктан тәэмин ителү һәм, икенчедән, татар тарихына кагылышлы фундаменталь фәнни эшләрдә һәм гомуми белем бирү системасында туган якны өйрәнүчеләрнең фәнни казанышларын куллану мәсьәләсе.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 13 февраль  көнне Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын үткәрә. Әлеге чарада Татарстан районнарыннан 150 делегат катнашуы көтелә.

Җыенның программасында: Татарстан районнары һәм авылларына багышланган китап күргәзмәсе белән танышу, пленар утырышы һәм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр Советы утырышы булачак.  Шулай ук, делегатлар өчен “Казанның 1000 еллыгы” музее белән танышу да каралган.

Җыен “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин ур., 86) узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*