tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ригада беренче евросабантуй үтте
Ригада беренче евросабантуй үтте

Ригада беренче евросабантуй үтте

7 июньдә Латвия башкаласы Ригада яңа форматтагы – гомумевропа Сабантуе үтте.

Бу юлы Сабантуйны күмәкләшеп төрле татар һәм башкорт җәмгыятьләре күмәкләшеп үткәрде: “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте, “Идел”  Латвия татарлары җәмгыяте, Европа татар яшьләре берлеге, “Салават Юлаев” халыкара балтия үзәге, Латвия башкортлары корылтае һәм Европа илләре татарларының җәмгыятьләре.

Татарстаннан Ригага республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән рәсми делегация килде. Мәдәни программаны Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Ренат Ибраһимов, баянчы Айдар Вәлиев, Әлмәттән “Кәләем” фольклор ансамбль бизәделәр. Бәйрәм хуҗаларының “Чишмә” ансамбле дә һәр елдагыча бәйрәмне ямьләндереп торды.

Рига мэры Нил Ушаков та бәйрәмгә килгән булган. Аның сәламләве бик җылы булды, ул “татарларлар бездә лаеклы урын алып торалар, үзләренең күркәм сыйфатлары белән сөендерәләр, алар белән бергә алга таба да шулай матур яшәрбез дип өметләнебез” дип сөйләгән. Моны Рига Сабантуенда булып кайткан  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин сөйләде. (Бу мәкаләдә урнаштырылган фоторәсемнәр дә Ренат әфәнде тарафыннан ясалган).

Сабантуй Ригада инде чирек гасыр үткәрелеп килә. Быел Рига Европаның мәдәни башкаласы булып сайлануы, бәйрәмгә халыкара формат бирергә мөмкинлек бирде. Кунаклар бик күп җыелган башка илләрдән татарлар шактый зур делегацияләр булып килгәннәр. Һәм, әлбәттз, җирле Латвия татарлары һәм башка милләт вәкилләре дә һәр елдагыча  бик теләп Сабантуйга катнашканнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*