tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды
Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

Казанга мөслимәләр корылтайга җыелды

4 июньдә “Казан” милли мәдәни үзәгенә республикабызның төрле районнарыннан 300дән артык мөслимә корылтайга җыелды. Алар арасында Башкортстан, Мордовия һәм башка төбәкләрдән килгәннәр дә бар иде. Корылтайда дәүләт органнары, дини һәм төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республикабызның актив мөслимәләре катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чарага җыелган мөслимәләрне сәламләп: “Пәйгамбәребез (сгв) безгә үзенең бер хәдисендә әйткән: “Дин нәсыйхәттән гыйбарәт”. Ә күркәм нәсыйхәтне иң башта кемнәр җиткерә? Әлбәттә, күпне күргән әбиләр, әниләр, аннары дини сабаклар бирә торган абыстайлар. Аллаһы Тәгалә өммәтебезгә кылган яхшылыкларыгыз өчен һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш бирсен. Коръәндә әйтелә: “Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”. Бергәләп өммәтебез өчен тырышырга, эшләргә насыйп итсен!”- дигән теләкләрен җиткерде.

Корылтай кысаларында үсеп килүче буынга традицион рухи кыйммәтләрне җиткерү чараларына, җәмгыятебездә мөслимәләр тарыган проблемаларны чишү юлларына кагылышлы тәкъдимнәр, массакүләм мәгълүмат чараларында балаларны тәрбияләүгә, мөслимәләргә багышланган телетапшырулар ачу кирәклеге хакындагы фикерләр яңгырады.

Мөслимәләргә үзләренең үгет-нәсихәтләрен Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башка хәзрәтләр җиткерде.

http://dumrt.ru/

2 Комментарии

  1. Гөлсинә

    Казанда Мослимэлэр корылтаенда булдым,конкурста катнаштым,Бик ошады.

  2. Гөлназ

    Бу конкурста мин дә катнаштым,бергәләп төшкән фотоюк микән. Истәлеккә кирәк иде,мөмкин булса.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*