tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Батталовка мемориаль такта куелачак
Ринат Батталовка мемориаль такта куелачак

Ринат Батталовка мемориаль такта куелачак

Ижауның 4 урынында мемориаль такталар куелачак. Бу хакта Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гагарин урамындагы 37 нче йорт фасадына үзебезнең танылган шагыйребез, журналист, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, татар милли мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, “Яңарыш” газетасында озак еллар эшләгән хезмәткәребез Ринат Батталов (1948-2018) исемен мәңгеләштереп, истәлек тактасы куелачак. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы Габбасованың Ринат Батталовка мемориаль такта кую турындагы үтенечен Шәһәр хакимияте хуплады. Бу йортта ул 20 елдан артык яшәде. Хәзерге вакытта биредә хатыны һәм кызының гаиләсе гомер итә. Мемориаль такта урнаштыру турында алдагы саннарда тулырак язарбыз.

Шулай ук 91 нче мәктәпкә Надежда Курченко исеме бирелә һәм һәлак булган стюардесса истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Балалар иҗат сарае бинасында элеккеге директоры, Удмуртиянең халык укытучысы Юрий Машенин истәлегенә; Столичный лицее фасадында Советлар Союзы Герое Евгений Кунгурцевка истәлек тактасы барлыкка киләчәк.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*