tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Насыйров: “Стратегия аркылы үзебезнең милләтне бөтен җирдә үстерергә, татарның нинди, көчле, динле, телле халык икәнен күрсәтергә кирәк
Ринат Насыйров: “Стратегия аркылы үзебезнең милләтне бөтен җирдә үстерергә, татарның нинди, көчле, динле, телле халык икәнен күрсәтергә кирәк

Ринат Насыйров: “Стратегия аркылы үзебезнең милләтне бөтен җирдә үстерергә, татарның нинди, көчле, динле, телле халык икәнен күрсәтергә кирәк

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ринат Насыйров:

Безнең татар халкы, кайда гына яшәсә дә өч нәрсәгә таяна. Беренчесе – динебезгә, икенчесе – гореф-гадәтләребезгә, өченчесе – үзебезнең телебезгә. Шул өч агачны, кайдагы гына татар оешмасы булмасын, үстерергә тырыша. Динебезгә килсәк, татар авыллары, татар оешмалары булган җирдә әкренләп кенә дин әһелләребез эшли башлады. Мәдрәсәләр ачылды, үзебезнең университет, академия ачылды. Гореф-гадәтләребез, мәдәни эшләребезне алсак – ул яктан да агачыбыз ныгып килә. Мәдәни йортларыбыз гөрләп эшләп килә. Екатеринбург булсынмы, Әстерхан булсынмы, Төмән булсынмы – алар чын татарча эшлиләр. Телебез белән бәйле хәл дә әкренләп үзгәрер дип өметләнәбез. Шушы кабул ителгән Стратегия аркылы үзебезнең милләтне бөтен җирдә үстерергә, татарча сөйләшеп, тарихыбызны ачып, татар халкының нинди уңган, көчле, динле, телле халык икәнен күрсәтергә кирәк. Милләтне дә баланы үстергән кебек үстерергә кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*