Бүген 31 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Казан» телерадиокомпаниясенең «Адымнар» атналык аналитик-мәгъләмати тапшыруы сорауларына җавап бирде.
Журналист Сәрия Хәбибуллина Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездында кабул ителгән татар халкының үзбилгеләнү программасы турында сорашты. Мондый игътибарның төп сәбәбе — шушы көннәрдә әлеге программа нигезендә Татарстан Республикасы карары әзерләнүе билгеле булды.
Ринат Закиров белән әңгәмә кергән тапшыруны шимбә көн 2 ноябрьдә «Казан» телерадиокомпаниясенең «Адымнар» тапшыруында карап булачак.