tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы оештырыла
«Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы оештырыла

«Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы оештырыла

7-9 нчы октябрьдә Татар китабы йортында Россия күләмендә уздырыла торган «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикумнар курсы узачак.

«Роспечать» Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Татар китабы йорты программада түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

  • түгәрәк өстәлләр,
  • әдәбият һәм тәрҗемә эше буенча семинар-практикумнар,
  • төрле темаларга багышланган лекторийлар.

Иҗатчылар һәм тәрҗемәчеләр белән Мәскәүдән килгән һәм Казандагы экспертлар эшләячәк:

  1. «Берләштерелгән гуманитар нәшрият»ның баш редакторы Максим Амелин;
  2. Шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме Виктор Куллэ;
  3. Шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов;
  4. Шагыйрь, тәрҗемәче Михаил Липкин;
  5. Югары экономика мәктәбе Фәнни-тикшеренү университеты доценты Марина Букулова;
  6. Прозаик, драматург, А.М. Горький ис. Әдәбият институтының әдәби осталык буенча кафедра доценты Фәрит Нәгыймов;
  7. Шагыйрь, тәрҗемәче, РФА Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе мөдире Алексей Саломатин,
  8. Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Алефтина Маковоз.

Модераторлар:

  • Шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Г.Р. Державин исемендәге Дәүләт премиясе, А.М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты Алена Каримова;
  • Шагыйрь, тәрҗемәче, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELLA Халыкара премиясе лауреаты Луиза Янсуар.

3 көнлек интенсив катнашучыларга:

  • дистәдән артык танылган язучы, тәрҗемәче белән эшләү;
  • мэтрлар каршында үзен сынап карау;
  • тәҗрибә туплау;
  • осталык дәресләре алу, булган белемнәрен тирәнәйтү;
  • Россия вакытлы матбугатында басылу, танылу мөмкинлеге бирә.

Семинар-практикумнарның катнашучысы булу өчен, безгә хәбәр итәргә кирәк. Гаризалар 6 октябрь (сишәмбе) 12:00 гә кадәр кабул ителә.

Катнашу турындагы гаризага кулъязмаларыгызны (иҗатыгыз белән) беркетү дә сорала.

Семинарларга язылу өчен телефон: 89196302843 (Айгөл)

Татар китабы йорты | Шәриф Камал музее

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*