tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде
Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Россия һәм Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде

Мәдәнияткә һәм сәнгатькә керткән зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наилә Гәрәева «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Президенты Указы белән бирелгән дәүләт бүләген актрисаның 80 яшьлек юбилей кичәсендә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Кичәдә шулай ук Казан шәһәре мәдәнияте идарәсе Азат Афзалов Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның рәхмәт сүзләрен әйтте, бүләкләрен тапшырды.

Наилә Гәрәеваны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Качалов исемендәге академия исеменнән Светлана Романова һәм артистканың шәкертләре котлады.

Регина Габдрахманова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*