tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең танылган психологы Рамил Гарифуллинның китабы татар телендә чыккан
Россиянең танылган психологы Рамил Гарифуллинның китабы татар телендә чыккан

Россиянең танылган психологы Рамил Гарифуллинның китабы татар телендә чыккан

Россиянең танылган психологы, КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты Рамил Гарифуллинның «Казан-ностальжи» китабы татар телендә чыккан.

«”Казан-ностальжи” дип аталган әдәби хикәяләр китабымны Наилә Яхина татар теленә тәрҗемә итте. Китапның электрон басмасы чыкты. Ул Пси-фактор федераль сайтында урнаштырылган. Һәр хикәягә аерым сылтама бар. барысы да бик матур ясалган», — ди Рамил Гарифуллин.

Китапта 91 хикәя тупланган. «Минем барлык хикәяләрем — балачагым хәтирәләре», — диелә кереш сүздә.

Китап белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Рамил Гарифуллин — КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*