tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасының яңа саны чыкты
“Татарлар” газетасының яңа саны чыкты

“Татарлар” газетасының яңа саны чыкты

“Татарлар” газетасының сентябрь саны сары көзнең мул җимеше – кызыл алмалар бүләк итә. Беренче биттәге фотоны күрүгә авыз сулар килә. Резеда Вәлиева шигырендәгечә, Балга манып алганмыни, Шундый татлы булганнар.

Яңа санда сез Казанда узган “Милләт Җыены”, анда куелган максатлар, шулай ук чарада катнашучыларның фикерләрен укый аласыз. Татарстанның Теләче районында “Зөлката” дип йөртелүче Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе бар. Бүген зират ташландык хәлдә. Аны төзекләндерүгә кемнәр алыныр? Газетада бу хакта “Изгеләр хуҗасыз булмый” дип аталган бик кызыклы язма урнаштырылган.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты һәм “Татарлар” газетасы “Татар авылы”  дип исемләнгән конкурс оештырган иде. Анда килгән иншалар әледән – әле укучыларга тәкъдим ителә. Бу юлы да ике кызыклы язма белән таныша аласыз.

“Чаткылар”, “Ташкыннар” һ.б. пьесалар белән танылган драматург Таҗи Гыззәтнең тууына 125 ел.  Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынучылар өчен, шулай ук күләмле мәкалә урнаштырылган.

Татар хатын-кызлары – алтын куллы. Алар арасында гаҗәеп кул эшләнмәләре ясаучылар бар. Газетаның бу санында нәкъ менә шундый гүзәл затларның эшләре белән танышырсыз.

“Татарлар” газетасы халкыбызның күренекле шәхесләре, алар башкарган күркәм эшләр, уңышлары хакында яза. Татар дөньясы яңалыклары белән таныштыра. Язылыгыз, укыгыз, үзегез дә языгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*