enrutat
Баш бит / Россиянең татар утраулары
Россиянең татар утраулары

Россиянең татар утраулары

Татар дөньясында Томскидагы татар бистәсен, Ак мәчет, Кызыл мәчет, сәүдәгәр Хәмитовлар йортын үзләре барып күрүчеләр сирәк булса да, алар турында белмәүчеләр аздыр. Яшермим, әлеге агач архитектура казанышлары – татар халкының гына түгел, кешелекнең матди-мәдәни мирасы, аларны ЮНЕСКО канаты астына алып сакларга кирәк, дигән белдерүләр моңарчы миңа мактану, шыттыру кебек кенә тоела иде. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе делегатлары белән бергә бу байлыкны күргәч, арттырып җибәрәләр дигән уйлар таралды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел Томскида узган федераль Сабантуйда әлеге татар бистәсен күргәч, Бөтендөнья Татар конгрессы әһелләренең, шәһәр татар бистәләренең үткәнен һәм бүгенге халәтен өйрәнүгә багышланган конференцияне биредә уздырырга иде, дигән тәкъдимен хуплаган. Себернең әлеге гүзәл каласында үткәрелгән төбәкчеләр җыены шушы тәкъдимне тормышка ашыру булды. Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр поездда барганга, бу сәфәр атна буена сузылган аралашуга, фикер алышуга әйләнде. Бару-кайту юлында Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләрендә тукталыш ясап, конференция делегатлары милләтебезнең байтак изге урыннары белән танышты.

Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең төпле киңәшчеләренә әверелгән Дамир Исхаков, Фәүзия Бәйрәмова, Нурулла Гариф, Ирек Биккинин кебек эзтабар шәхесләребез сәгатьләр дәвамында сорауларыбызга җавап бирде дисәм, бер дә арттыру булмастыр. Вагоныбызда бер генә очраклы кеше дә юк иде. Әнә Казанда кафе-рестораннар тотучы, эшкуар Равилә Шәйдуллинага чираттагы китабын язып бетерү өчен репрессияләнгән милләттәшләребез турында мәгълүмат җитеп бетми икән. Томскидагы НКВД төрмәсе музеена ике көн рәттән барды ул. “Татар-мөселман календаре”н төзүче һәм нәшер итүче Фәния Хуҗахмәт, туган авылы тарихын язасы иде дип, мәгълүматлар туплый башлаган икән. Ул делегациябез кереп күргән мәчетләрдә, татар милли-мәдәни мөхтәриятләрендә календарен таратты, урыннарда дини тормышыбызның бүгенге халәте белән кызыксынды.

Илле елга яшәрттеләр

Архивларда иң күп утырган төбәк тарихчыларыбызның берсе, һичшиксез, Мордовиянең Аксеново (Әхсән) авылында туып үскән һәм хәзер дә шунда яшәүче Ирек Биккинин. Журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак та татар дөньясында яхшы мәгълүм ул. Томскига чакырылуының төп сәбәбе – әлеге Ак мәчетне, Кызыл мәчетне төзеткән сәүдәгәр Кәрим байның һәм аның абыйсы, күренекле дин әһеле Хәмзә Хәмитовларның нәсел чыгышын ачыклавы.

– 1853 елны Пенза губернасындагы Алтыавылдан 305 кеше Томск губернасына күченә. Шушы күченүчеләр арасында Хәмитовлар гаиләсе дә була. Соңрак Томск губернасы ахуны дәрәҗәсенә ирешкән Хәмзә Хәмитов әлеге Алтыавылга керүче Решетино саласында туган булса, мәшһүр сәүдәгәр, атаклы хәйрияче булып танылачак энесе Кәрим 1863 елда яңа туфракта, татарлар нигез салган Серебряково авылында дөньяга килә, – дип ул конференциядә күренекле милләттәшләребез турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерде. 15 ноябрьдә Томскида “Хәмитовлар укуы” уздырылачак икән. Әле анда да чыгыш ясарга җыена Ирек.

Монысы – бер хәл. Үзләрендәге җирле хакимиятләренең тарихка саксыз каравы борчый аны. Быел Аксеново авылында нигез салынуга 350 ел тулуны бәйрәм иткәннәр икән. Ирек бәйрәмгә бармаган.

– Авылыбызга 350 түгел, кимендә – 404 ел. 1615 елгы документларда, Писцовый кенәгәдә Аксеново һәм күршебездәге Таулы авылы, аларның биләгән җирләре турында мәгълүматлар бар. Мин бу хакта “Эрзянь мастор” һәм “Призыв” район газетасында язып чыктым. Бәйрәмне оештыручылар моны күрмәмешкә салышты. Һич югы 400 еллыкны билгеләп узасы иде, – ди ул.

Бер караганда, авылны илле елга яшәртү әллә ни мөһим дә түгел кебек. Әмма бу туфракларда урысларның 1638 елда Атемар крепостен салуларын (Казан – Кырым сәүдә юлын ябу өчен эшләнә бу), Саранск шәһәренең 1642 елда гына төзелүен исәпкә алсак, 1615 елның документларында искә алынуы – бик мөһим факт. “Без бу туфракларда килмешәк түгел, урыслар, мордвалар килгәнче үк торганбыз”, – ди Ирек Биккинин. Җирле хакимиятләрнең, кемнәргәдер яраклашырга тырышып, тарихны болай бозуын аңлавы кыен, билгеле.

Татар урамы

Әлбәттә, Томскида күңелгә иң хуш килгәне Татар урамы булды. Андагы зиннәтле, зәвыклы агач өйләрне күргәч, билләһи, вакыт машинасына утырып XIX гасырга эләккәндәй буласың. Кәрим бай йортын Татар мәдәни үзәгенә бирүләре дә өлкә, шәһәр хакимиятләренең милләттәшләребезгә уңай мөнәсәбәте турында сөйли. Дөрес, шәһәр музейлары белән танышканда, “урыслар биредә татарларны җиңгән”, “монда йоклап яткан татарларны басып алганнар, дигән язулар “тешкә тия”. Шул ук вакытта музейларда чыгыш ясаучы экскурсоводлар да, конференциядә чыгыш ясаган җирле җаваплы хезмәткәрләр дә, бу борынгы татар җирләре, дип тәкрарлап торды. Хәтта башка Себер җирләреннән аермалы буларак, Тоян мирза кебек идарәчеләр Урыс патшасына үзләре теләп буйсынуларын җиткергән, дип сөйләүчеләр булды. Дөрес, конференциядә берничә делегатыбыз бу сүзләрне шиккә алды, әле XVII гасыр башында да Күчем хан оныклары, баш бирмичә, һөҗүм итеп торган, дип белдерде. Ни генә булмасын, Тобольск, Төмән кебек шәһәрләр белән чагыштырганда Томскида татарларга мөнәсәбәт уңайрак, йомшаграк тоелды (миңа калса, Томск шәһәрендә татарның истәлекле урыннары дигән туристлык маршруты оештырылганда теләк белдерүчеләр аз булмаячак). Аерым алганда, шәһәрне гизгәндә, тумлылар белән аралашканда хәерхаһлы мөгамәлә сиздек.

Новосибирск шәһәрендә дә шундыйрак мөнәсәбәт иде. Татар милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре безгә балалар бакчасыннан Татар мәдәни үзәге итеп үзгәртеп корылучы бина төзелешен күрсәтте. Бинаны төзекләндерүгә Татарстан Президенты да, Новосибирск өлкәсе губернаторы да унар миллион сум биргән икән.

– Яңа бинабызның мәйданы элеккесеннән ун тапкыр диярлек артык булачак, 719,9 квадрат метр тәшкил итәчәк. Әле аның подвалын да файдаланырга мөмкин. Элеккесенә ун штат берәмлеге биргәннәр иде. Шәт, монысында бермә-бер артыр. Яңа үзәкне бер елдан ачарбыз дип өметләнәбез, – дип сөйләде безгә мөхтәрият рәисе Әмир Гәрәев.

Новосибирск янындагы Йорт-Оры авылында ачылган “Чат татарлары музей-утары”н гизү дә күңелдә җылы хисләр калдырды. Әлеге музейны җирле мәчетнең имам-хатыйбы Нәвил Шаһабетдинов җитәкли. Музейны эшләтү өчен дүрт штат бирелгән.

– Без – Чат татарлары бу туфракта сигезенче гасырдан бирле яшибез. Дөрес, узган гасырның сиксәненче елларында авылыбызда мәктәп ябылды, үзгәртеп корулар, шәһәрләшү нәтиҗәсендә халкыбыз таралып бетә язды. Менә мәчет, музей салу этәргеч булдымы: соңгы вакытта авылга кайтучылар артты, – дип себер татарларының көнкүрмешеннән кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар искә төшерде ул.

Агафуровлар йорты

Екатеринбургта да мәшһүр татар сәүдәгәрләренең эзе үзләре төзеткән агач архитектура үрнәкләрендә саклана. Бүгенге көндә аларның берсендә Татарстанның Урал төбәгендәге Даими вәкиллеге урнашса, икенчесендә Агафуровларның музее көн күрә. Даими вәкиллек җитәкчесе Хәйдәр Гыйльфанов безгә җирле милли-мәдәни тормышы турында шактый кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

– Өлкәдә 42 татар авылы булып, унсигезендә атнасына 2-3 сәгать күләмендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Ни кызганыч, авыл тарихын язуга игътибар җитми әле. Кырык икедән икесенең генә тарихы язылган, – дип сөйләде ул.

Екатеринбургта тарихи татар зираты бик яхшы сакланган икән. Мондагы кебек зур-зур кабер ташларын бик сирәк урында күрәсең. Каберлек чисталыгы, пөхтәлеге белән дә игътибарга лаек. Дөрес, шунысы бар: ул биек-биек йортлар камалышында калып килә.

– Эре олигархларның зират җирен бик аласы, монда яңа йортлар саласы килә. Сугыш вакытында биредә госпитальдә вафат булган урыс сугышчылары да җирләнгән. Аларның берничәсен башка зиратка күчереп күмсәләр дә, әле биредә шактый татар, урыс кызылармиячеләренең җәсәде бар. Шуңа күрә бу зиратка кул сузарга җөрьәт итмәсләр дип ышанабыз. Әмма мондый проблема барлыгын җәмәгатьчелек белеп торсын, газеталар язып торсын иде, – дип сөйләде Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы идарәсе әгъзасы Вагис Имашев. Зур-зур, яхшы сакланган кабер ташларының күплеге белән генә түгел, Татарстан, Башкортстан якларында очрамый торган үзенчәлекле һәйкәлләре белән дә истә калды бу зират.

Бистәләр язмышы

Тарихчы Айрат Фәйзерахманов, әлеге зиратны гизгәч, Екатеринбург шәһәрендә бер генә түгел, ике татар бистәсе булырга тиеш, тик бу мәсьәләне яхшылап өйрәнәсе бар әле, дигән нәтиҗәгә килде. Ул, татар шәһәр бистәләрен барлап-өйрәнеп чыкканнан соң, Россия империясендә алтмышлап татар бистәсе булган, дигән нәтиҗәгә килгән. Тәгаен алганда, Казанда гына алты бистәне санап күрсәтте ул. “Әле җиденчесен, Җиләкле бистәсен дә әйтергә мөмкин”, – дип, Иске Татар бистәсе, Яңа Татар бистәсе турында шактый мәгълүмат туплавын сөйләде. Нурулла Гариф исә, Чистайдагы Татар бистәсе барыннан да әһәмиятлерәк, аннан чыккан атаклы шәхесләрне санау өчен генә дә байтак вакыт кирәк, дип үз фикерен алга сөрде.

Сер түгел, күп кенә милләтпәрвәрләребез татар әдәбиятының, мәдәниятенең бишеге – авыл, дигән фикерне кабатларга ярата. Тарихчы галим, этнолог Дамир Исхаков бу фикер белән килешмәвен белдерде. Аның фикеренчә, татарлар инде күптән утрак тормышка күчкән, Болгар, Алтын Урда, татар ханлыклары заманында йөзләрчә шәһәрләр корып яшәгән. Татар ханлыклары җимерелгәч, урыс шәһәрләре тирәсендә бистә булып яшәргә тырышканбыз. Буржуаз мөнәсәбәтләр көчәйгәч, эре сәнәгать предприятиеләре аякка баскач, шәһәрләшү барышы тагын да куәтләнгән.

– Татарлар бигрәк тә зур шәһәрләр тирәсендә яшәргә тырышкан. Безгә урыс шәһәрләрен үзләштерергә, шәһәрләшергә туры килгән. Мәчет, мәдрәсә тирәсендә мәхәллә булып оешканга, тупланып яшәгәнгә, халкыбыз унтугызынчы гасыр ахыры – егерменче гасыр башында милли яңарыш кичергән, – дип бистә булып яшәү тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә чакырды ул.

Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та, без бистәләр проблемасына кереп кенә киләбез, татар бистәләренең узмышын, хәзергесен өйрәнү татар төбәкчелек хәрәкәтенең зур бер тармагы булачак, дип белдерде.

Чынлап та, телебезгә, мәгарифебезгә ныклы басым ясалганда Татарстаннан читтә милли мохитне саклап калу, яшәтүнең бүтән ышанычлы юллары күренми дә сыман. Үзебездә дә шәһәр шартларында бистә булып яшәгәндә татар бакча-мәктәпләрен ачу, мәчетләрне тоту күпкә ансатрак булыр иде. Икенче төрле әйткәндә, мәхәллә-үзидарә булып көн күрүнең сыналган ысулы ул – шәһәр татар бистәләре. Үҗәтлекне корал итеп алып, һәрберебез шул эшкә – мәхәллә нигезенә көн дә бер кирпеч салып барсак, мондый корылманы бер нинди көч тә җимерә алмаячак.

Рәшит Минһаҗ

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*