tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Милана Сайдаева: «Татар кызы – ул Сөембикә кебек горур»
«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Милана Сайдаева: «Татар кызы – ул Сөембикә кебек горур»

«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Милана Сайдаева: «Татар кызы – ул Сөембикә кебек горур»

Быелгы «Татар кызы» халыкара бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы конкурсантка – Кыргызстаннан Милана Сайдаева.

МИЛАНА САЙДАЕВА

  • Кыргызстан
  • 22 яшь
  • Белеме: «Манас» Кыргызстан-Төркия университеты студенты.
  • Мавыккан шөгыльләре: җыр, бию, җиңел атлетика, мич ашлары пешерү.
  • Тормыш шигаре: «Хыяллардан беркайчан да баш тартырга кирәкми».

«Татар кызы – ул Сөембикә кебек горур», – дип саный Милана.

“Гаиләне – берни алыштырмый. Без бик тату һәм бердәм. Иң төп киңәшчем, әлбәттә, әни. Университетка керергә ул тәкъдим итте. «Татар кызы» бәйгесендә катнашуымны да әни теләде. «Син – чын татар кызы, өметең бар», – диде. Ике апам бар. Күп укыйлар, телләр өйрәнәләр, волонтерлык белән шөгыльләнәләр, мине дә гел әйдәп торалар, җиңүләрем белән горурланалар.

Бәйрәмнәрдә гел чәкчәк пешерәбез: беребез камыр баса, икенчебез кисә, пешерә… Кунакларга гөбәдиябез дә, бәлешебез дә бик ошый. Ә кунаклар бездән өзелми! Бер булган кеше, кабат килми калганы юк: татарларның кунакчыллыгы, тәмле ашлары, җыр-биюләре ошый аларга.

Һөнәрем буенча мин музыка һәм бию укытучысы. Балачактан ук музыкага гашыйк, төрле телләрдә җырлыйм. Биемичә дә тора алмыйм. Төрле бию бәйгеләрендә катнашканым бар. Бүгенге көнгә кадәр үз квалификациямне күтәрәм: атаклы биючеләрнең мастер-классларына йөрим.

Әкиятләр, фантантастика яратам.

Дусларым арасында төрле милләт кешеләре күп – татар, рус, кыргыз, төрек… Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез.

Уңышлы кияүгә чыгарга хыялланам. Яхшы әни, профессиональ педагог булырга. Докторантурага укырга керергә телим. Тагын бер зур теләгем – хәйрия фонды оештыру. Аннан – музыка мәктәбе һәм бию залы ачу. Телләр өйрәнү.

Көндәлек тормышта күбрәк русча, кыргызча аралашырга туры килә. Ә бәйге вакытында татар теленә, татар көйләренә чумдым. Һәм бу миңа шундый якын!”, – дип сөйли үзе турында финалист кыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*