tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер Чиләбедә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Чиләбедә бөек татар шагыйре Г.Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Ачылу тантанасыннан соң Татарстан Президенты һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне дә искә алды һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чиләбедәге Муса Җәлил һәйкәле – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбегә бүләге. Монументның авторы – танылган скульптор Бакый Урманче. Ул бюстны 50 ел элек ясаган. Һәйкәл Чиләбедә 2015 елның 16 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*