tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле”
Рөстәм Миңнеханов: “Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле”

Рөстәм Миңнеханов: “Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле”

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу уңайдан Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.

«Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яши – ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларның тормышы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән – Иван Васильевич яңа шәһәр салуга килгән төзүчеләрнең беренче отряды составында була», – диде ТР Президенты.

«Шул ук – бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү рецепты Балтач районыннан биш бала әти-әнисе булган Фирая Муллаҗан кызы һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсендә дә. Казаннан Хафизовлар гаиләсе әле яшьрәк, әмма алар өчен дә гаилә нигезендә – ышаныч һәм үзара ярдәм тора», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Котлау ахырында Татарстан Президенты чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, диде һәм барысына да бер-берләрен хөрмәт итеп, гаилә бәхетен саклауларын теләде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*