enrutat
Баш бит / Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе басылып чыкканнан соң туган ФИКЕРЛӘР
Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе басылып чыкканнан соң туган ФИКЕРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе басылып чыкканнан соң туган ФИКЕРЛӘР

Узган җомга көнне «ВТ»да Президент Рөстәм Миңнехановның «Туган җирем, газиз Татарстаным үсеше хакына мин барысын да эшләячәкмен» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул халыкта кызыксыну уятты. Алар да әлеге уңайдан үз фикерләрен җиткерделәр.

 Стелла Габдрахманова, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, Арча районындагы Яңа Кенәр авылы мәктәбенең элеккеге урыс теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Бу көннәрдә бик күңелле итеп ТАССР оешуның йөз еллыгын, Республика көнен бәйрәм иттек. Шөкер, үз республикабыз халкы гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә бик күп кунаклар, төрле милләт кешеләре килеп бәйрәм шатлыгын уртаклашты, теләктәшлек белдерде. Татарстанның төрле милләт кешеләре өчен уртак ватанга әйләнүенә ничек куанмыйсың?! Бәйрәм яме кунак белән дип тиктомалдан гына әйтми халкыбыз. Бәйрәм итәрлек җирлек тә бар. Басуларыбызда күкрәп иген уңу күңелне күтәрә. Әйе, хезмәт сөючәнлек, фидакарьлек – милләтебезнең төп хасияте, мактанычы, горурлыгы. Ата-бабаларыбызның хезмәт батырлыгы безне дә яңа җиңүләргә рухландыра. Халык хуҗалыгының кайсы гына тармагын – машина төзелешен, нефть чыгару һәм эшкәртүне, авыл хуҗалыгын алма, Татарстан әйдәп бара.  Инвестицияләр җәлеп итүдә башка республика-өлкәләргә үрнәк күрсәтә. Минем үземә мәдәният, мәгариф өлкәсе аеруча якын. Соңгы елларда авылларыбызда бер-бер артлы мәдәният йортларын, китапханәләрне бер түбә астында җыеп торучы иҗтимагый үзәкләр калкып чыкты. Бөтен мәктәпләребез заман кушканча җиһазландырылган. Соңгы елларда Арчада, Кенәрдә ерактан күз явын алып торучы яңа мәктәпләр салынды. Укытучылар җитди, сыйфатлы белем биргәнгә, егет-кызларыбыз күпләп республикабыз вузларында гына түгел, Мәскәү, Петербург  югары уку йортларында да гыйлем эсти. Ул гына да түгел, Казан вузларының абруе елдан-ел үсә бара. Шуңа күрә соңгы вакытта башкалабызга югары белем алырга килүче чит ил студентлары да артты. Бу уңышлар, табигый, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның да тырышлыгы, эзләнүе нәтиҗәсе. Ул үзе дә тик торуны белми, чит илләргә барып, өйрәнеп йөри. Яшьләр белән тыгыз аралаша. Аларның һәр төрле кызыклы башлангычларын хуплап тора. Миңа калса, аның бу күркәм гамәлләре, изге ниятләре әлеге мәкаләдә чагылыш тапкан да инде.

 Рөстәм Бакиров, Казан шәһәрендәге 18 нче хастаханәнең баш табиб урынбасары:

– Бу мәкаләдә шунысы аеруча ошады: Президентыбыз сәламәтлек саклау өлкәсенә, аның мөһимлегенә ике урында ныклап туктала. Бу гаҗәп тә түгел. Быелның ярты елында, бигрәк тә яз айларында  пандемия афәте күпләрне үз сәламәтлеген күбрәк, ныграк кайгыртырга мәҗбүр итте. Бәби туганда ук күрше-күлән, туган-тумача, сәламәт, бәхетле бала булсын, дип теләк тели. Әйе, бәхет төшенчәсе белән сәламәтлек төшенчәсе бергә йөри. Саулыкка туймасаң, ни генә әйтсәң дә, бәхетең китек була. Кеше кем генә булып эшләмәсен, гади механизатор, сыер савучымы, министр яки Президентмы – иң әүвәл үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш. Безгә ул Ходайдан әманәт итеп бирелгән. Быел дөнья буйлап пандемия –   таҗвирус таралуы берүк вакытта Хөкүмәтебез, хезмәт коллективлары, аерым кешеләр алдында да җитди сынау-тикшерү булды. Рәхмәт республика җитәкчелегенә: бу сынауны зур югалтуларсыз җиңеп киләбез. Мин медицина тармагында инде шактый еллар эшлим. Бу сынауга гел әзерлексез кердек дип әйтә алмыйм. Нинди генә дәгъва белдермәсеннәр, белгечләр шактый әзерләнде. Хәзерге вакытта КФУда да медицина кадрлары әзерли башладылар. Соңгы елларда байтак кына сырхауханәләр яңартылды, хастаханәләргә яңа, заманча җиһазлар кайтартылды. Шул ук вакытта Президентыбыз үз мәкаләсендә «һәркем файдалана алырлык беренчел медицина ярдәме, заманча югары технологияле медицина ярдәме һәм һәркемнең үз сәламәтлегенә сакчыл мөнәсәбәте» дип өч юнәлештә гамәл кылырга тиешлегебезне бик дөрес һәм калку куя. Европа, дөнья стандартларына ирешү максаты кую белән беррәттән (элек без кайбер хасталарны чит илләргә юлласак, хәзер үзебездә дәваларга тырышабыз), кеше иң элек үз сәламәтлегенә төкереп карамаска тиеш. Яшәү рәвешеңдә хилафлыклар тулып ята, дөрес тукланмыйсың, озак йоклыйсың яки, киресенчә, җитәрлек йокламыйсың икән, чир-чор озак көттерми. Гомер озынлыгы гадәттә кешенең нәселенә, яшәү рәвешенә, холкына, гаиләсенә  бәйле.

Руслан Айсин, сәясәтче:

– Президентның әлеге мәкаләсе миңа бик тә ошады. Анда республикабыз тормышының социаль-икътисади аспектлары чагылган. Президент авыл хуҗалыгы, нефть химиясе промышленностендагы, социаль өлкәдәге проблемаларны белеп-өйрәнеп яза. Казанышларга, төрле проектларга туктала, уңышлы нәтиҗәләргә басым ясый. Гомумән, ул соңгы ун елда тормышка ашырылган гамәлләр хакында тезислап әйтеп киткән. Шул ук вакытта милли, рухи темалар 25 июльдә дөнья күргән республикабыз вакытлы матбугатында чагылыш тапкан иде. Ул әлеге ике мәкаләсендә киләчәгебезне ни рәвешле күзаллавын  халыкка шактый тулы җиткерә. Беренче мәкаләсендә милләтебезнең язмышы, киләчәге турында уйлануларын, гомумән, фәлсәфи фикерләрен белдерсә, монысында үзәктә – социаль-икътисади мәсьәләләр, фаразлар, республикабызның ил, халык хуҗалыгында тоткан урыны турында фикерләре. Күренеп тора: Президент күтәрелгән мәсьәләләр хакында яхшы хәбәрдар. Шул ук вакытта проблемалар да бар. Ул – тәҗрибәле кеше. Мәскәү белән мөнәсәбәтләре әйбәт, абруе зур.

Рәшит Минһаҗ язып алды

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*