tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка «ТАССР ның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бүләкләү Казанда Социалистик Хезмәт герое, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылышында узды.
Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган.

Рөстәм Миңнеханов Андрей Ковальчукка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. Радий Хәбиров «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде.

Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган сәнгагть эшлеклесе, БАССРның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәрим 1919 елның 20 октябрендә дөньяга килгән, 2005 елның 21 сентябрендә вафат була.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*