tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты
Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов татар телендәге проектның яңа ролигы белән уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән белем бирү проектының («Мөһим сүзләр әлифбасы») чираттагы ролигы белән уртаклашты.

Роликта укытучылар сыйфатында «Миссис Globe 2019» Алиса Тулынина, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева һәм УНИКС баскетбол клубы форварды Хаукур Палссон чыгыш ясады.

Проект кунаклары татар теленнән «әти», «әни», «кеше», «бердәмлек» һәм «көч» сүзләрен тәрҗемә итте, шулай ук аларны сөйләмдә куллануга бәйле мисаллар китерде.

Моңа кадәр «Мөһим сүзләр әлифбасы» проектында Данис Зарипов, Эльмира Кәлимуллина, Максим Шәрәфетдинов, Наталья Быстрова һәм төрле өлкәләрдә танылган башка кешеләр катнашкан иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*