tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсендә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда Төмән өлкәсе Губернаторы Вячеслав Вазрин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Ханты-Манси – Югра автоном округында сәүдә-икътисадый вәкиле Булат Бәдертинов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов татар телен саклап калуның мөһимлеген әйтте. «Без Себер, Казан яки Әстерхан татарларымы, нинди татар булуыбыз мөһим түгел. Безне дин, гореф-гадәтләр, мәдәни үзенчәлекләр һәм, әлбәттә, тел берләштерә. Татар телен сакларга, көндәлек тормышта: гаиләдә, туганнар, дуслар белән сөйләшергә кирәк. Бары тик шулай гына без аны саклап кала һәм безнең яшь буынга тапшыра алабыз», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов татарларның 30 проценты гына Татарстанда яши, калганнары – Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә, дип искәртте. «Сезнең кебек актив, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән татарлар берләшә, уртак чаралар уздыра, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Бу игелекле эш өчен сезгә рәхмәт. Татарстан Республикасы да бу эштә ярдәм итәчәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук Болгар ислам академиясе каршында җәйге балалар рухи-агарту лагерен оештыру планнары турында хәбәр итте. Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Татарстан Республикасы Президентына үз эшчәнлекләре, Себер татарлары тарихын өйрәнүгә, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга, татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләделәр.

Төмән өлкәсендә якынча 240 мең татар яши. Төбәктә татар халкының милли-мәдәни мохтарияте, Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге, Төмән һәм Тобольск шәһәрләрендә татар мәдәнияте үзәкләре, Төмән шәһәренең «Этнос» балалар төрки үзәге һәм башка оешмалар эшли, татарча «Яңарыш» газетасы, «Яңа сулыш» һәм «Себер йолдызлары» телепрограммасы, «Дусларга сукмак» радиопрограммасы бар.

president.tatar.ru

Один комментарий

  1. Илдус Садыйк

    Татарстан президенты кая барсада татарлар белән очырашып, күрешеп тора. Бу яхшы һәм кирәкле куренеш. Афәрин! Шуның өчен, Татарстан президентын сайлаганда, Рәсәйдә яшәүче барлык татарлар да бу сайлауларда катнашырга тиешләр. Шулай булганда Татарстан президентының дәрәҗәсе тагын да югарырак булачак. Мондый адым халыкара законга да һәм Татарстан, Россия Конститутсиясенә дә каршы килми. Әнә бит Казахстан, Грузия, Украина һ.б. президентын сайлаганда да башка илләрдә яшәүче милләттәшләре сайлауларда катнаштылар. Безгә дә бу турыда чаралар күрерга вакыт җитте. Югыйсә татарларның төгәл санында белмибез. Рәсми вакилләр, чыгышлар ясаганда без 5 миллионлы татар халык дип әйтергә яраталар. Чыгышларда без күп миллионлы татар халкы дип әйтергә кирәк. Чөнки безнең халыкның саны кимендә 15-20 миллион.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*