tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов якын арада Татарстанда Халыкара ислам финанс үзәге ачылуын белдерде
Рөстәм Миңнеханов якын арада Татарстанда Халыкара ислам финанс үзәге ачылуын белдерде

Рөстәм Миңнеханов якын арада Татарстанда Халыкара ислам финанс үзәге ачылуын белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам икътисади системасы, инструмент буларак, мөселман булмаган илләрдә файдаланыла ала дигән фикердә. Бу хакта ул “Казинформ” Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Бөекбритания һәм аның башкаласы Лондон моңа мисал була ала. Алар дөньда ислам икътисадының әйдәп баручы үзәкләре. Әмма бу мәсьәләдә төп сорау традицион системалар һәм традицион принципларның яңа механизмнарга яраклашуы һәм традицион банк системасының да, ислам банкы системасының да үсеше өчен үзгәреш кичерә алуында”, – дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика ислам банкингы системасын гамәлгә кертү өлкәсендә пилот регион һәм бу юнәлештә чит ил тәҗрибәсен өйрәнә.

“Халыкара ислам финанс үзәген булдыру Татарстан Республикасы өчен инвестицияләр җәлеп итү буенча яңа баскычка күтәрелү. Алай гына да түгел, бу, тиешле закон кабул итмичә, ислам банкингын бөтен илдә гамәлгә кертү. Хәзергә Татарстан Республикасы Хакимияте һәм “Сбербанк” белән Халыкара ислам финанс үзәге булдыру хакында килешү бар. Ул якын арада ачылыр дип планлаштырыла”, – дип белдерде Татарстан лидеры “Казинформ”га.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*