tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы ачылды
Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы ачылды

Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы ачылды

Казанда Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның сайлау штабының беренче утырышы узды. Әлеге чарада штабның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сайлау алды программалары нигезләмәләре, агитация эше турында сөйләде.

Рөстәм Миңнехановның өстенлекле юнәлешләре булып кешеләрне кайгырту, республика халкы өчен икътисадый үсеш, сәламәтлекне кайгырту, гореф-гадәтләрне саклау, үзеңне күрсәтү өчен шартлар тудыру тора.

– Шактый киеренке хәлне, шул исәптән икътисадый да да исәпкә алып, кандидатның барлык агитация чараларында актив катнаша алмавын аңлыйбыз. Шуңа күрә без ышанычлы затларга ныклап таянабыз. Ышанычлы затлар исемлеге булдырылды инде, – диде Камалтынов.

Агитация кампаниясе вакытында танылган табиб Ренат Акчурин, “Зенит” командасының баш тренеры Владимир Алекно, Казандагы 93 мәктәп директоры Ирина Александровская, “Казан утлары” журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм башкалар Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары булырга җыена. Юрий Камалтынов әйтүенчә, әлеге командага үзләрен тәкъдим итүчеләр дә бар. Ышанычлы зат булу өчен кешенең шәхси казанышлары лидерлык сыйфатлары, исәпкә алына. Алар Татарстанда нинди эшләр башкарылуын, Президент турында җитәкче дә, кеше буларак та сөйләргә сүзе бар.

– Закон 65 ләп ышанычлы затны җыярга мөмкинлек бирсә дә, бездә аның кадәр туплау ихтыяжы юк. Шуның яртысы кадәр булыр дип көтелә. Атна ахырына кадәр документлар ышанычлы затларны теркәү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак.
Шулай ук сайлау алды вакытында ярдәм итәргә теләгән актив кешеләрнең тәкъдимнәрен дә рәхәтләнеп кабул итәчәкбез, – диде Камалтынов.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*