tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Русиянең татар матбугатында ниләр бар
Русиянең татар матбугатында ниләр бар

Русиянең татар матбугатында ниләр бар

Төмән өлкәсендә нәшер ителүче “Яңарыш” гәҗитенең чираттагы саны дөнья күрде.

Өлкәдә тиздән башланачак татар мәдәнияте көннәренең программасы белән танышудан башланган беренче биттә январь аенда 60 яшьлек юбилеен каршы алган “Очрашулар” телетапшыруын алып баручы, күп фестивальләр лауреаты, профессор Гөлсинә Ниязованың Төмән дәүләт университеты журналистика факультетының магистратурасын ачу эшләрен башкарып йөрүе турында укырга була.

Ямбай мәктәбе тарихы турында биш ел элек кулдан ясалган җыентыкның 60 кына экземплярда булса да китап итеп бастырылуын хәбәр итә газетадагы язма.

“Иман” сәхифәсендә Түбән Тәүде районы, Бухтал авылында матур гаилә корып 55 елга якын бергә яшәүче Сөембикә һәм Миңсалих Саттаровлар гаиләсе белән танышырсыз. Икенче язмада хайваннарны рәнҗетмәскә кирәклеген дәлилләр белән бәйләп аңлаткан автор. Тагын да Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның укучыларга сугышка кадәр яки сугыштан соң дин юлында хезмәт иткән сугыш ветераннары турында язмалар җибәрүләрен сорый. Быел әзерләнәчәк китапка кертер өчен мәгълүматны тиз арада «Яңарыш»  яки [email protected] электрон адресына җибәрүләрен үтенә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язмалар сәхифәсе дә газетада бирелеп килә: бу санда Төмән районының Турай авылында яшәүче Сталинградны торгызуда катнашкан ветеран Фатыйма Яминова турында укырга мөмкин. Тубылда Вәлимә Ташкалованың “Төмән өлкәсе халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте” китабын тәкъдим итү кичәсе, танылган сөяктән сыннар ясау остасы Минсәлим Тимергазеевның 65 яшьлек юбилей тантанасы турында язмалар урын алган.

“Балалар сәхифәсе”ндә Ямбай биючеләренең Санкт-Петербургта җиңеп кайтуларын, Вагай районы, Дубровное авылында кар шәһәрчеге ясап балаларны куандыручы Шәвәли Корманов барлыгын белерсез. Шигырьләр, әкиятләр, тел көрмәкләндергечләр белән бергә 8 мартка якыннарыгызга әзерләр өчен мимозалардан букет ясау ысуллары турында да укырсыз.

Өлкә хәбәрләре, атналык телепрограмма, котлаулар, белдерүләр дә үз укучысын табар.

Киләсе санда “Яңарыш” хезмәткәрләренең газетаның 25 еллыгы уңаеннан өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән ерак саз аръягындагы Ләчек, Күкрәнде авылларына сәяхәте турында укырсыз.

ktto.ru сайты материаллары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*