tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туйлары быел узармы?
Сабан туйлары быел узармы?

Сабан туйлары быел узармы?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова бу хакта әлегә берни билгеле түгел, дип белдерде.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин белән дә шул хакта сөйләшеп алдык.

– Нәрсәдер әйтергә куркам да инде. Шулай да, әнә Европада футбол чемпионатларын дәвам итәргә җыеналар, шул ук Германиядә акылсыз кешеләр яшәми бит инде. Бездә дә Җиңү парадын уздырырга җыеналар. Изге Болгар җыены була дигән карарга да Президентыбыз кул Куйган. Аннан, безнең быел ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында батырларны җыеп көрәш турниры уздыру нияте бар иде, – ди башкарма директор.

– Кичә республиканың алдынгы тренерлары белән сөйләшеп алдым. Кәефләре әйбәт кенә. Егетләр белән, төрле алымнарны кулланып, шөгыльләнүләрен дәвам итәләр икән, – ди грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы Равил Хәйруллин.

Спорт журналисты Атлас Гафиятов исә Сабан туйлары июльдә яки августта узар дигән фикердә: “Без берничек тә Сабантуйсыз кала алмыйбыз. Сугыш елларында да уздырылган, тифтыр, башкасы чире булган чорларда да уздырылган ул. Татар Сабантуйсыз булдыра алмый ул”.

Радик Сабиров

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*