enrutat
Баш бит / Сабантуй безне дөньяга таныта
Сабантуй безне дөньяга таныта

Сабантуй безне дөньяга таныта

Бүгенге көндә татар дөньясының хәл-халәте нинди, аны нинди мәсьәләләр борчый? Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил ШӘЙХРАЗИЕВ белән сөйләшәбез.

 

Васил Гаязович, Милли Шура рәисе булып сайланганнан соң, шактый гына Россия регионнарында, күп кенә илләрдә булдыгыз. Татар тормышы белән инде танышып беттем дип уйлыйсызмы?

– Чыннан да, соңгы бер елда чит илләрдә һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән якыннанрак танышу, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклау һәм ярдәм итүне оештыру максатыннан, Франция, Финляндия, Швеция, Төркия, Венгриягә эшлекле сәфәрләр оештырырга туры килде. Моннан тыш, Россиянең һәр федераль округында, һәр төбәгендә, шул исәптән Сахалинда, Камчаткада, Алтайда, Нижневартовски, Самара, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдә булдым. Кая гына барсам да, халкыбыз белән, төбәк башлыклары, шәһәр җитәкчеләре белән күрешүләр, очрашулар вакытында татарларның ничек яшәүләре, аларны нинди сораулар борчыганын, башка милләтләр белән аралашуларын күрү, аңлау безгә әлеге җирлектә милләттәшләребезнең ничек яшәгәннәрен белергә, уртак фикер чыгарырга мөмкинлек бирә.

Халкыбыз – дөнья буйлап таралган. Без – Россия күләмендә биш миллионнан артык, чит илләрдәге барлык милләттәшләрне исәпләгәндә, дөньяда ун миллионлап татар халкы яши дип әйтәбез. Һәрберебезнең башкарган эшләре шактый. Төрле юллар белән без һәр милләттәшебезгә барып җитәргә тиешбез. Шуңа күрә йөрисе, очрашасы, эшлисе эшләр күп әле.

Россия Федерациясенең җиде округында булырга, татарлар белән очрашырга өлгердегез. Иң тату, төпле, тырышып эшли торган татар оешмалары кайсы округта?

– Идел буе Федераль округында дүрт миллионнан артык татар яши. Ульяновски, Саратов, Пенза, Башкортстан, Самара, Оренбург – бу җирләр дә безнең тарихи ватаныбыз. Монда безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез туган, гомер иткән. Ныклы милли тормыш кайный торган округ – Идел буе Федераль округы. Идел буе округыннан читкә киткән саен татар халкының саны кими. Халык саны буенча башка округларда без икенче, өченче, дүртенче урыннарда торабыз. Ул округларда яшәүче татарларыбыз начар эшли дип әйтә алмыйм. Дөрес, милләттәшләребез саны азрак булган төбәкләрдә башкарган милли эшләр дә кимрәк. Сыйфат та үзгәрәк. Ераккарак киткән саен татар гаиләләрендә ассимиляция ныграк сизелә, проблемалар күбәя.

Әйе, рейтинг төзергә була. Әмма ул хакыйкатькә туры килерме икән? Аңлашылмаучанлык килеп чыгарга да мөмкин. Әйтик, бер өлкәдә татарлар һәрвакыт та актив булган: автономия җитәкчеләре хакимият белән кулга-кул тотынып эшли белгән.

Ә халык саны аз булган кайбер җирләрдә татарлар әле яңа гына берләшкән. Аларны утызар еллык тарихы булган оешмалар эшчәнлеге белән ничек чагыштырасың?! Безнең өчен иң мөһиме – динамика. Беренче чиратта шуңа игътибар итәргә тиешбез. Әгәр дә без менә шушы төбәктә татар халкы һәрвакытта да актив булган, тик соңгы елларда аларда милли хәрәкәт сүнә башлаган, дип әйтәбез икән, бу күренешнең сәбәбен ачыкларга тиешбез. Нәрсә булган монда? Җитәкчедәме төп гаеп, яки бүтән нәрсәдәме?

Без конгресс ягыннан стандартлар ясап, һәрбер җитәкчене, оешманың һәрбер вәкилен менә шушы стандартларга туры килерлек итеп өйрәтеп, аңлатып, укытып, шундый мөмкинлек бирергә тиешбез. Ул чагында без дә бик актив эшләячәкбез, автономия җитәкчеләре, лидерлар һәм халык өчен дә файдасы күбрәк булачак.

Васил Гаязович, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан районнарында да үз бүлекләре, аның җитәкчеләре бар. Алар белән очрашканнан соң нинди фикер туды сездә?

– Кайда гына, нинди генә өлкәгә, илгә барсам да, миңа һәрвакытта да анда милләттәшәребез һәм аларны берләштергән оешмаларның җитәкчеләр: «Татарстан – безнең өчен үрнәк. Без Казанга барып күп нәрсәгә өйрәнәбез һәм үзебезгә кайтып, менә шушы сездәге стандартларны кулланырга тырышабыз», – дип әйтәләр.

Һәрбер районда, шәһәрдә сайлап алып куелган җирле оешма җитәкчеләребез бар. Күптән түгел мин алар белән очрашып, фикерләрен тыңладым, башкарган эшләре турында сорадым. Менә шушы очрашудан соң аңладым: без Татарстан буенча күп кенә эшләрне эшләп бетерә алмаганбыз. Дөрес, урындагы оешма җитәкчеләренең берсе дә хезмәт хакы алып эшләми, алар җәмәгать башлангычында. Очрашу вакытында, килгән һәрбер вәкилгә үземнең рәхмәтемне белдердем. Һәм очрашу ахырында: «Егетләр һәм кызлар, апалар, абыйлар, без үзебезнең стандартларны республика буенча үзгәртәчәкбез, яңалыклар күп булачак», – дип әйттем.

Быел 45 муниципаль районда булып, урындагы оешмаларның җитәкчеләре, вәкилләре белән очрашып, аралашып, эшләре белән танышып, яңа бурычлар куя башлыйбыз. Шул вакытта инде кемнең безнең белән барасы килә – барысы да ачыкланыр. Ә кемдер: «Юк, мин моны булдыра алмыйм», – дип әйтә икән, рәхмәт әйтеп, саубуллашырбыз, алар урынына яңа җитәкчеләр эзләрбез.

Татарстан – закон үтәү буенча да, татарлык буенча да бөтен өлкәләр өчен үрнәк булырга тиеш.

Милли оешма җитәкчеләре Казанга килгәндә, Сезнең белән очрашмыйча китми. Һәрберсе үзләренең моң-зарларын сөйли, уңышларын да хәбәр итә. Бүгенге көндә татарларны иң нык борчыган сорау нәрсә ул?

– Кайда гына барсам да, мин иң беренче үзебезнең җитәкчеләр белән очрашам, аларның офисларына барам. Актив белән күрешәм. Шулай ук, мәчетләрдә булып, имамнар, хәзрәтләр белән очрашам.

Сораулар күп, әлбәттә. Күбесе көндәлек эшләр буенча: кайдан безгә китаплар табарга, кайда мәдәният ягыннан берәр остазны чакырып, биергә яки җырларга өйрәтергә, милли күлмәкләрне тегәргә һәм башкалар, һәм башкалар… Кайбер җирдә татар телендә чыгучы газета белән проблемалар бар, оешма өчен бина алу кебек мәшәкатьләр дә җитәрлек. Ныклап уйлаганда, тотынганда, аларның берсе дә хәл итми торган түгел. Бөтенесе дә эшләп була торган эшләр.

Узган көздән башлап, бөтен татар халкын нык борчыган сорауның берсе, ул, әлбәттә, тел мәсьәләсе.

Минем уйлавымча, безнең депутатлар да, илбашлыклары да барлык милләтләрнең фикерен ишетеп, компромисс табып, халык өчен уңайлы законны кабул итсәләр, балаларыбыз өчен дә, гаиләләребез өчен дә, милләт өчен дә дөрес булыр. Бу барлык милли телләргә – татар, чуаш, мари, башкорт һәм бүтән телләргә дә кагыла.

Менә без Россиядә 190 лап милләт яши дип горурланып әйтәбез. Аларның һәрберсенең үз милли теле, үз милли киеме, үз гореф-гадәте, үз дине бар. Шуның белән Россия дәүләте көчле булды һәм көчле булачак та. Россиядә рус теле һәрвакытта да дәүләт теле булды. Нинди генә авылда – татарныкындамы, чуашныкындамы – үз телебездә сөйләшсәк тә, безнең балалар үсеп җиткәч, барыбер дәүләт теленә күчә: русча сөйләшә. Ләкин үз телеңне камил белсәң, аннан файда барыбер күбрәк булачак.

90 нчы еллар башында, статистика буенча, 90 проценттан артык татар гаиләсе үзләренең балалары өчен татар телен сайлап алды. Бүгенге көндә бу ирекле һәм нәтиҗәдә 70 процент гаилә генә үзләренең туган теле итеп татар телен сайлап алдылар. Димәк, менә шушы 25 ел эчендә без үзебезнең 20 процент милләттәшебезне югалттык. Моны аңларга кирәк: нәрсә булды? Татарлар телләрен кирәк дип тапмыйлармы? Яки безнең кызлар-егетләр бүтән милләткә өйләнеп, кияүгә чыгып, үзләрен оныталармы?

Моны өйрәнеп, дәүләт яки гаилә күләмендәме икәнен аңлап, телебезне һәрбер гаиләгә, һәрбер татар кешесенә җиткереп, алга барырга кирәк – без төшеп калырга тиеш түгел.

Изге Рамазан аеннан соң милли бәйрәмебез – Сабантуйлар гөрләп башланып китте. Быел 30 чит илдә, Россиянең 58 төбәгендә уза Сабантуйлар. Әле бу исәпкә кергәннәре, ә исәпкә кермәгәннәре бихисап аның. Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә Сабантуйлар асылын югалтмадымы? Милләтебез алдында Сабантуйның максаты һәм бурычы нидә?

– Сабантуйны ике форматка бүлер идем. Әгәр дә без үзебезнең тарихка әйләнеп кайтсак, әби-бабайлар, әти-әниләр үткәргән Сабантуй ул вакытта татар авылларында, татар районнарында гореф-гадәтләр, йолаларыбыз, милли кием, җырлар-биюләр белән үтә иде. Ул вакытта татар халкында шушы Сабантуйдан башка бүтән бернинди дә бәйрәм булмаган. Читкә китеп яшәүче һәрбер татар үз авылы Сабантуена кайтып, туганнары, сабакташлары белән очрашып, дуслары, авылдашлары белән күрешеп, икенче елга хәтле кире яшәгән шәһәрләренә киткән. Сабантуй тәмамлангач, колхоз рәисе: «Киләсе елда шушы числоларда безнең авыл Сабантуе була. Авылдашлар, без сезне көтеп калабыз!» – дип игълан иткән.

Бүген инде бәйрәмнәр дә күп, очрашырга мөмкинлекләр дә җитәрлек. Шуңа күрә Сабантуй менә шушы елга бер очрашу дигән төшенчәне югалтып алды. Ләкин без, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне саклап, көрәшләр, уен, җыр-биюләр белән, Сабантуебызны башка өлкәләргә, илләргә дә илтеп җиткерә алдык.

Бүтән өлкәләргә барганда, җитәкчеләр белән очрашканда иң беренче сүз итеп: «Без сезнең Сабантуйда булдык. Матур итеп бәйрәм дә итә беләсез, эшлисез дә», – дип мактап куялар. Ул – безнең бренд, безнең горурлык. Сабантуй – милли йөзебезне, бердәмлегебезне күрсәтә.

Күп кенә шәһәрләрдә, илләрдә уза ул хәзер. Мәйданга татар халкы гына түгел, башка милләт вәкилләре дә килә. Безнең Сабантуйда алар үзләренең милли бәйрәмнәренең дә чаткысын күрә.

Киләчәктә дә Сабантуй асылын югалтмасын иде.

Васил Гаязович, инде Сабантуйда катнашучы милләттәшләребезгә теләкләрегезне дә ишетик.

– Безнең милләттәшләребез кайда гына яшәсә дә, алар өчен иң кадерле һәм якын бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй. Бу бәйрәм татар халкының хезмәт сөючәнлеген, тырышлыгын, кунакчыллыгын һәм башка матур асыл сыйфатларын ачып бирә. Электән килгән гореф-гадәтләребезне хәзерге заман мәдәни табышларыбыз белән баетып уздырылып килүче Сабан туе бөтендөньяга сибелеп яшәүче татарларның рухи бердәмлеген күрсәтә, милләтләр һәм диннәр арасында дуслык күперен ныгытучы зур бәйрәм булып тора. Шунысы сөендерә, ел саен Сабантуйлар географиясе дә киңәеп бара. Киң мәйданнар төрле яшьтәге, төрле диндәге кешеләрне елмаеп, үз итеп каршы ала. Сабан туе Россия күләмендәге иң олы мәдәни вакыйгаларның берсенә әверелде.

Чын күңелдән барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйм, һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм имин көннәр телим. Сабантуй онытылмаслык гүзәл хатирәләр белән безнең күңелләребездә калсын, барлык катнашучыларга да бәхетле мизгелләр бүләк итсен.

 Әңгәмәдәш – Гөлназ ШӘЙХИ

«Халкым минем» газетасы 

июнь, 2018

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*