tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй мәйданын милли бәйрәмгә әзерләделәр
Сабантуй мәйданын милли бәйрәмгә әзерләделәр

Сабантуй мәйданын милли бәйрәмгә әзерләделәр

18 май, шимбә Киров өлкәсе Вятка Аланы татарлары сабантуй үтәсе җирдә өмә оештырды. Бу турыда карар 8 май көнне шәһәр башлыгы Валерий Машкин кабинетында үткән киңәшмәдә кабул ителгән иде.

Вятка Аланында сабнтуй быел утызынчы тапкыр үтәчәк һәм ул өлкә күләмендә дип билгеләнде. Утызынчы сабантуй иске урынына кайта. Ул шунда ук, шәһәр читендә урнашкан кирпеч заводы артында. Соңгы елларда мәйдан, үзенең элекке урыныннан күчеп, ераккарак киткән иде. Үзара киңәшкәннән соң без аны беренче сабантуйлар урынына кайтарырга булдык.

Сөзәк кенә тау кырына урнашкан җир мәйдан өчен бик кулай иде. Тау бите табигый амфитеатр кебек, аннан бар мәйдан уч төбендә кебек күренә. Ул урынны үз вакытында мәрхүм Гали ага Шакиров тапкан иде. Миңа ул, беренче сабантуйны оештыручыларның берсе буларак, чакырып, шул урынны күрсәткән иде. Моннан да яхшы җир булмас диде. Рәхмәт, Гали абый, чыннан да, бу шулай, һәм без быел кире шунда кайтабыз.
Кайтабыз, әмма сөзәк тау битен кешегә утырырга җайлы булсын өчен иске чирәмнән арындырырга кирәк иде. 17 май көнне без аны төбәкнең “Вятка Аланы төзекләндерү” предприятиесы җитәкчесе Нурзада Закиров белән барып карадык. Алдагы көнне яңгырлар шактый яуган булса да юл кипкән иде.

– Үлән инде шактый үскән, өмәне һич кичектерү ярамый, – диде Нурзада Галимуллович. “Вятка Аланы шәһәре төзекләндерү” предприятиесеннән өмәгә җаваплы итеп Рафис Зиннәтуллин билгеләнде. Техника һәм эш коралы белән тәэмин иттеләр.
Өмә иртәнге тугызга дип игълан ителде. Якынча егерме кеше булса яхшы булыр диелде, ни гаҗәп, шулай булды да – 23 идек. Бар кешене исемләп булмый, шулай да шәһәр думасы депутаты Руслан Бәдретдинов кече кызы Мәрьямнән кала, гаилә эче белән килгән иде дип әйтми булмый. Илфат Сәитов та улы Чыңгыз белән килде. Чыңгыз безнең танылган шахматчы малай икәнне искәреп китик. Киров өлкәсенең көрәш федерациясе президенты Расим Хафизов өмәдә дә катнашты, көрәш өчен мәйдан урынын да билгеләде.

Беренче сабантуйдан алып берсен дә калдырмый оештыруда катнашучы һәм мәйданда уеннар оештыруда тиңе булмаган Рамил ага Әхтәмҗанов та бар иде. Ул соңгы ике елда шәһәр сабантуйлары бик сүлпән булганлыгы турында искәрде, быел бик тырышырга кирәк диде. Быелгы сабантуйны үткәрү “Победа” мәдәният сараена йөкләнде. Аның директоры Ирина Векшина һәм аның кул астында эшләүчеләрнең бер төркеме дә өмәгә килде. “Победа” мәдәният сараенда эшләүче Рәйсә ханым Мөхәммәтшина, сабантуй оештыруда башлап йөрүчеләрдән буларак, форсаттан файдаланып, мәйдан үткәрү буенча фикер алышу үткәреп алды.

Быелгы сабантуйның беренче яңалыгы – мотокросс булмаячак. Ул шәһәрдә май ахырында үтәчәк, кызыксынган кеше шул вакытта карый ала. Өмә Киров өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан тәкъдим ителгән иде, оештыру эшләрендә дә конгресс әгъзалары башлап йөрде.

Шәмсия Хәлимова

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*