tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй яшәсен! Тукай бүләге иясе милли бәйрәмнең асылын эзли
Сабантуй яшәсен! Тукай бүләге иясе милли бәйрәмнең асылын эзли

Сабантуй яшәсен! Тукай бүләге иясе милли бәйрәмнең асылын эзли

Гөлинә Гыймадованың “Сабан туе үзгәрдеме, кешеләрме?” дигән мәкаләсен (“Ватаным Татарстан”, 7 июнь, 2019 ел) укыгач, күңелләрне күп еллар буе дулкынландырган хис-кичереш­ләр тагын да көчлерәк дөрләп китте. Мин инде соңгы өч-дүрт елда “Хуш, Сабантуй!” дигән мәкалә язмакчы булып уйланып йөри идем. Тик бу исем ошамады. Күңелем өмет ягына авышып, “Сабантуй яшәсен!” дигәнен сайладым. Чибәр кызыбыз Гөлинә­нең, Фәния Хуҗәхмәтова, Флера Низамова, Асия Юнысова традицияләрен дәвам иттереп, мәдәният, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге җитди мәсьәлә­ләрне даими яктыртуы, кыю анализлавына укучылар игътибар итәдер дип уйлыйм.

Дөреслек һәм гаделлек мәйданы

Сабантуй ул барыбызның да йөрәгендә утыра. Аның турында ни әйтсәң дә, кемнеңдер йөрә­ге­нә барып тия һәм төрле киче­решләр уята. Мин монда, алдын-артын уйлап тормыйча, бер генә мәсьәләгә кагылмакчы булам. Миңа калса, бүген аннан да мө­һимрәк мәсьәлә юк. Мин шушы фикеремне газета мәка­ләсе кү­ләме мөмкинлек биргәнчә дә­лил­ләргә тырышам һәм, әгәр фи­кер­дәш­ләрем булса, уйларымны хуп­лап, матбугатта яисә җәмәгать оешмаларында яклап чыгуыгызны сорар идем. Чөнки бу безнең бәй­рә­мебезнең килә­чәк­тә яшәве яисә, ничек кенә авыр тоелмасын, яшә­мәве, бетүе белән бәйле дип саныйм.

Тагын шуны да әйтим: 1987 елда ук мин “Ватаным Татарстан” газетасында “Кәҗәсеме, мәзәге­ме?” дигән мәкалә бастырган идем. Мин авыл Сабан туен ялан­аяк караудан бүген­ге көнгәчә анда һәр ел катнашучы 78 яшьлек авыл баласы буларак һәм бер­ничә ел район Сабан туен алып баручы адәм буларак та кулыма каләм алдым. Мәсьәлә җитди.

Сабантуй – дөреслек, гаделлек мәйданы. Аның төп асылы шунда. Патша заманнарында ук ул ярлылар белән байларны ти­гез­ләгән. Мәйданда сыйнфый тигезсезлек юк­ка чыккан. Монда дәрт-куәт, зиһен, акыл, җитезлек, тапкырлык җиңгән, СОЦИАЛЬ БҮЛЕНЕШ ШУШЫ МӘЙДАНДА ЕЛГА БЕР МӘРТӘБӘ ЮККА ЧЫККАН. Без яшь чакта караган Сабан туйларына кайтасым килә. Яшел чирәм­нең үскәне ишетелеп торырлык мәйданда көрәш бара. Көрәшче­ләрнең тын алганы ишете­лә, чөн­ки япон тактасы акырмый. Менә берсе биленнән кысып күтә­реп ала, җирдән аягы бер-ике сантиметрга аерыла, менә атып бәрә дисәң, шул арада икенчесе аны кинәт күтәреп ала. Халык тын алмый тора, җил җиргә ята, күктәге ак болытлар – йөзеп барудан, үлән үсүдән туктый. Өйлә вакытында гына шундый тылсымлы илаһи тынлык була дөньяда. Мәй­дан электрлашкан, барлык йөрәк­ләр бер төенгә кысылган. Арага берни дә керә алмый, дөнья югалган. Берсе күтәреп сала дигәндә, икенчесе күтәрә, шулай бөтере­ләләр. Аһ, берсе аяк чалды – мәйдан тузгытылган умарта күче кебек “гөж-ж-ж” килә. Берничә кеше чыгып, судьяларны уратып ала, гаделсезлек төзәтелә, халык тынычлана.

Көрәш ул – әхлакый бәйге. Көрәшчеләр күпме рухи-физик көч түксә, аны караучы кешеләр дә шулкадәр үк киеренкелек ки­черә, үзләренә шулкадәр үк көч ала. Алар күпме ихтыяр көче, гаделлек күр­сәтсә, балалардан алып олыларга кадәр шуны үз­ләш­терә. Кыскасы, көрәш – мең­нәрчә кешеләрнең биз­мәне аша үлчәнүче бөек гамәл. Бизмәндә бер нәрсә хәл ителә: гаделлек! Кешелекнең гасырлар буе хыялланган шушы әхлакый кыйм­мә­тен көрәшчеләр күрсәтә безгә.

Көрәштә тәртип урнашып ки­лә кебек. Әлбәттә, татар көрә­шенең югалып баруын әйтмичә булмый. “Очко” дигән әйбер аның элекке тәртибен үзгәртте. Тагын бер нәрсә: күп авылларга көрәшчеләр килми башлады. Ул “сарык бездә кала” дип җан атудан башланды. Имеш, каяндыр көчле көрәшчеләр, спорт мас­терлары килә дә сарыкны алып китә. Унҗиде – егерме килолы сарык бөтен көрәшнең тәртибен бозарга җитә! Алсыннар! Алар бит чын көрәшә! Алар халыкка гадел, матур көрәшнең ничек булуын күр­сәтә. Авыл егетләре алардан осталыкка өйрәнеп калсыннар, икенче елга көрәшкә ныклап әзерлән­сен­нәр. Кәҗәсе түгел, мәзәге мөһим ләбаса! Машина өчен көрәшсәләр дә, шушы канун сакланырга тиеш, дип саныйм. Журналист Ф.Салихов­ның татар көрәшен спорт төренә әверелдерү турындагы фикере (әлеге мәкаләдә китерелгән) бе­лән дә килешми мөмкин түгел.

Йомыркада да бар хикмәт

 Әле бит Сабантуйның башка искиткеч җәүһәрләре бар. Әйтик, чүлмәк вату. Күпчелек уеннар ул – метафора. Аның асыл мәгънәсе бар. Чүлмәк вату уены тулаем халык алдында аны алдауга әйлән­де. Бе­ренчедән, чүлмәк куелмый, чуен яисә пластик савыт куела. Аны ничек ватарга мөмкин? Моны кызыксынып карап буламы? Икенчедән, чүлмәк ватуның традициясен бел­миләр. Ул кешене чүлмәк янына арты белән бастырып, 10-12 адым атлатып, ул кеше кире борылып, чүлмәккә үзе чамалаганча барып сугу белән төгәлләнә. Тамашачы өчен аның төгәл борылуы, төгәл атлавы, төгәл сугуы кызык. Мин Сабантуй алып барганда, әгәр чүл­мәккә таба баручы инде котылгысыз рәвештә уңга алса, аңа: “Әз генә уңгарак каер!” – дип кычкыра идем. Ул шуны үтәсә, әллә кая ук барып чыга. Мин: “Сук, чүлмәк нәкъ кар­шың­да тора!” – дим. Ул җиргә дөпелдәтеп суга – халык рәхәтләнеп көлә. Монда иң кыйммәте – уенның процессы. Әгәр акылы булса, чүлмәк ватучы минем боеруга буйсынмаска тиеш. Ул бик сак атларга тиеш. Ул чүлмәк тикле чүлмәкне вата лабаса! Бу – искелекне җимерүгә ишарәдер, бәлкем?

Ләкин бөтен кызык – чүл­мәкнең ватыла торган булуында. Тимер чүлмәк, пластик гөл савыты белән халыкка бу тамашаны күрсәткәнче, күрсәтмәвең хәер­ле. Без бит әле шул ялганга ышанып карарлык ахмаклар түгел. Әле шул чүлмәк ватуның төрлечә оештырылганнары бар икән. Чүлмәк алда тора, кемнеңдер күзен бәйлиләр дә шуңа таба төзәп җибәрәләр. Монда кызык бармы? Драма бармы? Юк, әл­бәттә. Тагын берсен күреп хәй­ран калдым. Чүлмәк ватарга керүче чүлмәктән дүрт метрда тора. Аның күзен бәйләүче аны чүлмәк янына алып бара да, кире үз урынына алып килеп, чүлмәк­кә каратып бастыра. Бер адым атлый да суга. Бу – тамашамы инде? Монда зирәклек сынала аламы? Хәйран калмалы!

Ничә еллар буе кашыкка йомырка салып йөгерүне күзәтәм. Йомырка ул – дөньяның яралуы белән бәйле символ. Кашык – безнең һәркөн куллана торган ашау коралыбыз. Сабантуйда кашыкның сабын алгы теш арасына кыстырып, аш ала торган урынына йомырка салалар иде. Аны төшермичә мәй­дан әйләнү өчен, тезләреңне бөгеп, йомшак кына, сыгылып-бөгелеп, ашыкмыйча атларга кирәк. Ике учың – кашык турында. Әгәр сикереп йомырка төшсә, аны тотып алып, тиз генә урынына саласың. Тез­лә­реңне бөгә-бөгә, гәүдәңнең тигезлеген саклап, мәйдан әйләнү безнең бабаларыбызның гәүдә­ләре белән ни дәрәҗәдә төгәл идарә итүләренә өйрәтү гамәле булмадымы икән? Кашыкка йомырка салып, бүгенге йөгерүне мин карый алмыйм, җенем котыра. Каян чыкты: йомырка салынган кашыкны ат авызына каптырылган авызлык кебек аркылы кабалар да, йомырка үзеннән-үзе биткә терәлә. Шуннан тотыналар йөгерергә! Аларны профессиональ йөгерешче дә уза алмый. Тоналар гына. Ичмасам, мәйдан әйләнсеннәр иде – юк! Йөгерә башлыйлар да бүләк би­рүче янына килеп өеләләр. Шуңа и куана инде Сабантуй алып баручылар. Бөтенесенә бүләк бирәләр, бүләк җитешле. Бүре дә тук, сарык та исән дигәндәй, финал тыныч. Ләкин тамаша юк бит, дусларым. Сез дә шушыңа риза булып утырасыз. Риза булмаганнар, кул селтәп, өенә кыяклый.

Аннары өч-дүрт уен берьюлы алып барыла, аларны юньләп белдерүче дә юк. Кайбер уеннар 5-10 минутта бетә, моңа инде шул уенны оештыручының башы күккә тия. Ул бүләген өләшеп бетерде, калганы аның эше түгел.

Җил исүдән туктый

Һәрбер уенны җентекләп ана­лизлап чыгасым килми. Алар та­машачының игътибарын яулый алмыйча үтәләр. Уенны оештыручылар котылды, бүләкләрен өләшеп бетерделәр, Сабантуй мәйданында җыр, бию һәм башкалар булырга мөмкин, әгәр булмаса – тынлык. Хәзер көрәшчеләр дә юк. Көрәш сәгать-сәгать ярымда төгәлләнә. Ел буе көтеп, әллә кайлардан аны күрергә, анда катнашырга дип кайтучылар борыннарын салындырып калалар. Алардан ел саен бер сүз ишетәм: “Их, элекке Сабантуйлар!..”

Мин Сабантуйдагы һәр уен­ның уен түгеллеген, ә бәлки ха­лык күңеленә көчле тәэсир итү чарасы икәнлеген җиткерергә тырыштым. Һәр уен – уен түгел, халыкның күңелендә эз калдырырга тиешле ВАКЫЙГА! Уен – вакыйга! Аларның өчесен-дүр­тесен берьюлы чоштын-поштын үткәрү – үз халкыңа хыянәт дип саныйм мин. Сабантуй ул җыр, әдәбият, театр белән янәшә тора. Аны бер яктан спорт белән кысрыклау, икенче яктан шоуга әйләндерү бара. Сабантуй мәй­данына кул көрәштерү, турникта күтәрелү, гер, штанга күтәрү, машина сөйрәү, утын кисү, хатыннарын тирес түгә торган арбага утыртып ярышуларны ят дип саныйм. Сабантуй уен­нарының мәгъ­нәсе, төше әхлакка, гадел­леккә барып тоташканын онытмасак иде.

Соңгысы. Сабантуй башланганчы яңгыраучы музыка, җыр, япон тактасы ритмнарының бер генә секундка да туктап тормавы кешене тәмам миңгерәүләтеп бетерә. Адәм баласының иң зур байлыгы – тынлык. Әлеге миңге­рәүләтүче тавыштан юбилейларда, туйларда, башка бәйрәм­нәр­дә, концертларда да туеп гарык булган халык.

Әллә мәйданда чирәм үскән­не ишеткән, ак болытларның туктавын күргән, җилнең исүдән тук­тавын тойган өлкәннәр өчен генә шулай микән ул?

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*