tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлар гөрли Мәлкидә…
Сабантуйлар гөрли  Мәлкидә…

Сабантуйлар гөрли Мәлкидә…

Июнь ае… Сабантуйлар ае… Шаулап гөрләп халкым бәйрәм итә, күңел ача. Шат йөзләрне күреп күңелләрдә шатлык, халкым өчен горурлык хисләре уяна! Сабантуйлар бик күп авылларда, район үзәкләрендә,    калаларда узды. Шуларның берсе турында язып үтәсе килә, ул 8 нче июнь көнне,  Татарстан Республикасы Кайбыч районы Мәлки авылында узган Сабантуй турында.

Мәлкидә узган Сабантуй мәйданы ул көнне 16 авыл халкын үзенә туплаган иде. Бу авылларның 2 се татар авылы булып, 3 се урыс авылы булса, калган 11 е керәшен авыллары. Аларның барысын   да “Ак Барс” агрофирмасы Кайбыч районындагы филиалы   үз канаты астына алган. Сабантуйны да шушы авыллар өчен,  агрофирма  администрациясе 10 ел дәвамында оештырып килә.

“Безнең оешмада күбесенчә керәшеннәр, урыслар,  шуңа да карамастан без   барыбыз да бу матур бәйрәмне көтеп алабыз! Чөнки монда,  язгы сабан эшләре тәмамланган була, ел буе тырышып эшләүчеләр үзләренә тиешле бүләкләрен ала. Бу бәйрәм уртак бәйрәмебез!  Сабантуйга Чебоксар, Мәскәү кебек   зур шәһәрләрдән дә кунаклар кайткан. Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар, көч сынашалар. Безнең өчен,  иң мөһиме, нинди генә милләт вәкиле булуына карамастан, халыкларның   дус – тату яшәве “, – ди  “Ак Барс” агрофирмасы филиалы җитәкчесе Юрий Геннадий улы Осипов.

Чыннан да, Мәлки Сабантуе бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган, җыр– моңга,   уен – көлкегә,   бүләкләргә   бай Сабантуй иде  ул! Халкы өчен янып көеп яшәүче җитәкчеләр күбрәк булсын, халкым үз гореф–гадәтләре, йолалары белән горурланып яшәсен  дигән теләктә  барысын да исәнлек – саулык, эшләрендә яңа уңышлар теләп без дә юлга кузгалдык.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*