tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Рәис Рәхмәтуллин самбо турында сөйләде, яшь көрәшчеләрне өйрәтте, татарлар белән очрашты
Сахалинда Рәис Рәхмәтуллин самбо турында сөйләде, яшь көрәшчеләрне өйрәтте, татарлар белән очрашты

Сахалинда Рәис Рәхмәтуллин самбо турында сөйләде, яшь көрәшчеләрне өйрәтте, татарлар белән очрашты

Самбо көрәшенең  Россиядә рәсми кабул ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Сахалинда оештырылган чараларга бу спорт төре буенча 7 кат дөнья чемпионы булган Рәис Рәхмәтуллин килде. Рәис утрауга узган атнада 22-24 ноябрьдә үткән дөнья чемпионатыннан соң үк килде. Тантаналы җыелышка Сахалин өлкәсенең самбо федерациясе, татар һәм әзербәйҗан оешмалары вәкилләре дә чакырылган иде. Чара бик күңелле һәм җылы үтте. Җыелыш ахырында катнашучылар Рәис Рәхмәтуллин белән күмәк фотога төштеләр. Соңыннан милли ризыклар белән тулы табын янына җыелыштылар.

Икенче көн атаклы спортчы Холмски округы җитәкчелеге белән очрашты. Рәис илнең үзәктән ерак өлкәләрендә дә самбо көрәшенә игътибарның зуррак булуы кирәклеген ассызыклады. Бу спортчыларга күнегүләр һәм ярышлар өчен уңайлырак шартлар тудырудан башланып китүен әйтте.

Бу очрашудан соң Рәис Сахалинның иң көчле булып саналган самбо мәктәпләренең берсе – “Отвага” клубына китте. Сәгать ярым эчендә көрәш остасы яшь спортчыларга мастер-класс үткәрде, үзе яхшы куллана белгән алымнарның серләрен аңлатты.

Сахалинда гомер итүче татарлар Рәис Рәхмәтуллин катнашкан бөтен чараларга килделәр. Татар халкының горурлыгы булып санарлык спортчының алар яшәгән утрауга килүенә бик шат булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*