tatruen
Баш бит / Слайдер / Равил Шәрәфиевкә мәдхия
Равил Шәрәфиевкә мәдхия

Равил Шәрәфиевкә мәдхия

…Ватан сугышына озатканда, 3 яшьтә генә булса да, Равил әтисеннән ихласлык, кыюлык орлыкларын үзенә генә түгел, бөтен нәселенә җитәрлек микъдарда сеңдереп калган.

Ата холкы балада

…Равил туып үскән Олы Солтан авылында (Балык Бистәсе районы) яшәгән риваятьләрнең берсе: Казан – Чистай юлыннан үтеп баручы русларны, атларын ашатып, ял итеп кунып чыгарга фатирга кертүче юк икән. Көзге пычрак, карлы яңгыр явып торган көндә була бу. Икенче сәбәп: сөйләшергә-аңлашырга авылда русча белгән кеше юк. Шиһабетдин абзый, кызганудан, мосафирларны үзе чакырып фатирга кертә. Атларына печән сала, олаучыларын аш белән сыйлап, ятак әзерләп яткыра. Иртә белән озаткач, караса, утынлыктагы балта юкка чыккан…

Ул чакта балта – хуҗалыкта иң кирәкле корал. Күп уйлап торырга вакыты юк, атка менеп русларны куа китә Шиһабетдин.

Куып җиткәч, олауны туктата да: «Йә балтамны бирәсез, йә олавыгыз-ниегез белән барыгызны да… хөкемгә илтеп тапшырам», – ди.

Кычкырышып озак бәхәсләшкәннән соң, олаучылар бер-берсен тентергә мәҗбүр булалар. Антлар итеп, иң күп рәхмәт сүзләре әйткән олаучыда балтаны тапкач, Шиһабетдингә сузалар. «Сез аны минем кулдан алмадыгыз, каян алсагыз, шунда илтеп куясыз», – дип, балтаны алмый ул. Бер карак өчен ун олау Олы Солтанга кире борылырга мәҗбүр була. Арба саен ничә олаучы булгандыр – өч олауга берәү булганда да Шиһабетдин абзыйга, физик гайрәте өстенә, ихтыяр һәм тавыш көченең дә каршы якныкыннан өстен чыгуы кирәк. Әлегә балта тегеләр кулында булуга карамастан, ул олауны бора, каян алсалар, балтаны шунда илтеп куйдыра.

Бу җиңү, риваятькә әверелеп, Олы Солтан халкына көч һәм дәрт биреп, бүген дә яши, диләр. Читкә китү кебек булса да, тагын бер мисал…

…Ватан сугышы бара. Югалтулар зур, ялгышулар күп. Җир, кешене кызганмасагыз, мине кызганыгыз, дигән сыман, мәрхүмнәр күплектән сыкрый. Солдат күңеле күрәләтә ясалган хата-ялгышларны кабул итә алмый, әрни-рәнҗи. Бүген ачылган хакыйкатьләр фонында уйлап караганда, Шиһабетдин солдат та бик еш кабатланучы хаталарны тойган, күргән, белгән саен «ярхәмикә, амин» дип утырмагандыр, ярсыгандыр, янган-көйгәндер, сукырангандыр, сүгенгәндер дә…

…Аны «тел» ауларга разведкага җибәрәләр. Холкыннан чыгып, юри җибәрмәделәрме икән, дип фаразлау соралса да, документларга гына ышанабыз. Берүзе, бер корал белән, бер «тел» алырга бара Шиһабетдин солдат… Һәм кораллары белән илле «тел» алып кайтып, тиешле урынына тапшыра. Бер һәм илле! Мондый батырлык кылган өчен көнендә-сәгатендә орден-медальгә генә түгел, герой исеменә лаек булса да, Шиһабетдин солдат, күп тә үтми, мәрхүм булып, туганнар каберенә күмелүгә генә лаек табыла. Урыны оҗмахта булсын шәһитнең. Үкенечле, сәер үлем. Уйланырга этәрә торган үлем…

Һай, дөнья! Ниләр генә, кемнәр генә, ничек кенә яшәми дә, ничек кенә китми синнән…

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Равил Шиһапыч турында яза башлап, Шиһабетдин абзыйда тукталуымны аңлыйсыздыр: мин шулай, Равилдән ерагаям, дип, аңа якынайдым шикелле.

Үткәннәрдән хатирәләр

Шиһабетдин абзыйның буйсындыру чыганагы аның улында да бар. Ул да буйсындыра, ул да күпләрне әсир итә бит! Әмма гайрәт-кодрәт, көч белән түгел, гап-гади сөйкемлелеге, ягымлы мөгамәләсе, сафлыгы, дустанәлеге белән! Хәер, болары да көч бит. Болары да энергия! Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев әнә шул гап-гади ягымлылыгы, үзе булып кала алуы белән меңләгән күңелләрне яулый. Студент чактан бер хатирә. Халык кирәк булган күренешләрдә катнашу өчен, үзәккә студентларны чакыралар иде. Кече театрга Равил Шәрәфиевне дә «массовка»га чакыралар.

Менә ул, киемен алыштырырга, дип, буш бүлмә эзләп йөри һәм, ялгышып, Элина Быстрицкая бүлмәсенә килеп керә. Дөнья чибәре титулына ия актриса ялангач икән! Студент егет Равил – каушавыннанмы, куркуданмы, соклануданмы – өнсез кала, чыгып та китми, сүз дә таба алмый басып тора.

Быстрицкая аны һушына китерерлек нидер әйтә дә, гафу үтенеп, чыгарга куша, киенергә кирәклеген аңлата. Равил һаман һушсыз торгач, Быстрицкая:

– Нехорошо смотреть на раздетую женщину, это уже не красота, а анатомия-физиология, – дигәч кенә, Равил уянып, татарчалап:

– Гафу итегез, рәхмәт, – дияргә көч таба. Данлыклы актриса белән Равил Шәрәфиев арасында шуннан алып саф дуслык урнаша. Күпне күргән дөнья чибәре Равилнең күзләрендә гөнаһсыз беркатлылык-ихласлык, сафлык күреп, егетне кычкырмый, акыл сатмый гына һушына китереп озатырга мәҗбүр була.

Равилнең министрлар белән дустанә сөйләшеп торганын күргәнем бар. Ул «койрык болгый» да, «тәлинкә тота» да белми. Аның өчен дәрәҗәсе түгел, кешенең үзе кызыклы. Кеше турында, ул шундый, ул мондый, дип сүз куертмый, кирәкле сүзен кемгә дә үзе алдында турысын әйтә дә бетерә ул. Авыррак сүзләр ишеттергәндә дә, Равилгә үпкәләп булмый. Аның уены-чыны бергә булуына иптәшләре күнеккән, үзләреннән көлдереп «чәнечкеле» эпиграммалар яздыралар.

Равилнең энергия чыганагыннан иң мөһиме – аның табигый, чын демократлыгы. Аныңча булмаса да, үзенчә яшәргә хакы барлыгына инанып яшәве белән ул – ирекле шәхес. Грим бүлмәсендә яки башка берәр тыныч урында сөйләшеп утырганда Равилдән ирексезләнүе турында сүз чыкканы юк. Көч кулланып аннан нинди булса да гамәл кылдыру ихтималын мин белмим дә, күз алдыма да китерә алмыйм. Ул комсыз да, әрсез дә түгел. Кирәген сорап, рөхсәт белән генә алырга күнеккән. Әмма тиешлесен ала алмаса, холык күрсәтү дә аңа ят түгел.

…1972 елда администратор аңа бик тә мөһим кунагы өчен чакыру билеты бирми. Равил бу хурлыкка чыдый алмавын сәхнәгә чыгып әйтергә мәҗбүр була. «Исерек айнымасын, хәерче баемасын» дигән кебегрәк сүзләр ычкындыргач, аның тәртибен тикшерүне җыелышка куялар. Ә җыелышта Равил, гафу үтенәсе урында, китәргә гариза бирә. Бер ел филармониядә эшләп ала. Аны, шау-шу сүрелгәч, Академия театрына кайтырга чакыралар, хәтта үпкәләгән администратор үзе үк: «Театрга кайт», – дип кодалый. Равил ачу тота белми: әйтте – бетте, кайта! Эшкә тотына һәм эшли! Инде алырга мөмкин булган барлык дәрәҗә һәм бүләкләре алынган, чират инде орден-медальләргә җитеп тукталган. Иң мөһиме – бүген милләт аны үз артисты итеп табыну дәрәҗәсендә таный. Шиһабетдин солдат турында командование тарафыннан язылган үлем хәбәрендә «Сын татарского народа» дигәннәр. Равил дә милләтебез улы, милләтебезнең абруйлы шәхесе.

…3-4 еллар элек дачадан кайтып киләбез. Шәһәргә кергәндә гаишник туктата. Гөнаһыбыз юк. Улыма ышаныч кәгазенең вакыты чыккан дип бәйләнә, акт төзи. Үзем шунда булгач, язып кына бирим, дип, карыйм – тыңламый, һаман акт тутыра. Равилнең таныш гаишнигы барлыгы искә төшеп, аннан киңәш-ярдәм сорарга булдым.

Шунда лейтенант телгә килде:

– Кайсы Равил? Шәрәфиме? – ди. «Әйе» сүзен ишеткәч: «Миннән сәлам әйтегез!» – диде дә, актны ерткалап, чүп савытына ташлады, безгә хәерле юл теләп калды.

Бервакыт шулай, эфирда юмор юк, уен-көлкеле фильмнарга кытлык, дигән хәбәр таралды. Редакция, тамашачы таләбен канәгатьләндерү максатында, тиз-тиз сценарий яздырып, баш рольне Равилгә тәкъдим итте. Әмма сценарий артистка ошамады, ул рольдән баш тартты. Безнең дә җиңеләсе килми бит. Ялына-ялвара торгач, ризалаттык останы. «Җаваплылык сездә кала», – диде ул, соңгы сүзе итеп.

Фильмны төшерү өчен кулай һәм уңай авыл табып, йорт хуҗасын да ризалаттык. Хәер, бу очракта «ризалаттык» сүзе артык. «Равил Шәрәфи килә», – дигәч, алар безнең кино төшерү төркемен мунча ягып, бәлеш-гөбәдияләр пешереп, кунак буларак көтеп торалар иде. «Соблазн»га бирелмичә, эшләрне эшләп, мунчаларында чабынып, табынга утыргач, хуҗаның кәефен бозып, Равилебез: «Дару эчтем, сөттән башка сыеклык эчә алмыйм», – димәсенме!

Шуннан соңгы хәлләрне, язып тормасам да, күз алдына китерерсез… Автобуска утыргач, күрәм, салонда өч литрлы сөт!

– Хуҗабикә кертеп куйды, – ди шофер егет, – Шәрәфигә!

Без дүртәү идек. Равил кыенсына. Өчне дүрткә ничек, нинди савытка бүләргә?!

– Мин сөт яратмыйм, эремчеген генә ашаштырам, – диде операторыбыз.

– Андый нәрсәне безнең әни ала. Пока кирәкми, – диде шофер.

Мин исә, «ык-мык» килеп, белмәгән кешедән алган сөтне хатыным өнәмәгәнне аңлатып маташтым.

– Ярый алайса, эремчек итәрбез! – диде дә Равил, сөтне үзенә алды.

2-3 көннән соң телефоннан шалтырата бу:

– Эремчек әзер. Кайда очратып бирә алам?

Юмартлыгы һәм гаделлеге бу аның.

Равил Шиһапыч соң өйләнде. Гаилә коруның нинди проблемаларга юлыктырачагын, ничек җәфаландырачагын белеп, шуларны хәл итәргә әзер булгач кына өйләнде. Соң булса да, сайлаганы уң булды. Раушаниясе чын иптәш, тугрылыклы хатын булды. Ирне ир итеп, туганнарын якын, бер-берсен тиң күреп, хәлләрне аңлап яшәүләре нәтиҗәсендә, үрнәк гаилә булып, ике бала үстерделәр. Аларның тату-килешенгән тормышын күреп, без сабакташлары куанабыз да, мактанабыз да. Чыннан да, үрнәк гаилә.

Равил әфәнденең табигый гаделлегенә, тапканны әрәм-шәрәм итмәвенә, ризыкка хөрмәтенә мисалларым бик күп булса да, шуны гына өстәп әйтә алам: ишле гаиләдә авырлык белән үскәнгәме – ул бик сак булды, кесәсендә һәрчак яшәрлек акчасы, тумбочкасында икмәк белән шикәре бетмәс иде. Кием-салымын үзе юып үтүкли, чисталыкка-пөхтәлеккә аннан үрнәк алабыз, дәрескә барырга йокыдан да ул уята. Бу студент елларыбызда шулай иде. Хәзер дә ишетеп белүемчә, ул һаман байлыкка да, акчага да, җиһазга да, ашауга да «азгын» түгел. Кием-салымга талымсыз булса да, ял итү, күңел ачуларга бик тә талымлы. Холык!

…Хәтеремдә, уку театры сәхнәсендә имтиханга әзерләнгән өзекләрне күрсәтәбез. Ыгы-зыгы, шау-шу, вак-төяк конфликтлар. Кыскасы, дулкынлану өстенә дулкынлану.

Ниһаять, вакыт җитә, без – сәхнәдә! Равил – Дон Кихот, мин – Санчо Пансо. Уеныбыз нәрсә, аның нинди «тәме» булгандыр, концерт-фәлән оештырганда, остазларыбыз гел безне җибәрәләр иде. Шунысы да хәтердә, Равил Дон Кихот сурәтенә охшаш ябык, озын, күзләре очкынланып, янып тора иде. Бу кичәдә Равил аерата хисле булды, роленнән ычкынып-ычкынып киткәндәй тоелды…

Башкасын хәтерләмим. Сәхнәдән чыгып, бераз тынычлангач, әйтә бу миңа: «Мин бит авылдан хат алдым. Анда абыемның үлеме турында язылган. Менә ул. … Ни хикмәттер, сәхнәгә чыгар алдыннан хаттагы фаҗигале юлларны күрмәдем, укымадым, дөресе – алар миңа бер кодрәт сәбәпле күренмәде, Аллаһы Тәгалә мине шулай хәвеф-хәтәрдән саклады, күрәсең».

Бу хәлләрдән соң инде ничә ел гомер узгач, шушы язмамны язып утырганда, үзе хәтерлиме икән, дип сорарга булдым мин аннан. «Хәтерлим генә түгел, мин аларны онытканым да юк, хәтта бик киеренке, кискен чакларда әтинең дә, абыйның да тавышларын ишеткәч кенә тынычлык табам», – диде ул җавабында. Һәм мин аңа ышандым. Әйе, Равил Шиһабетдин улы Шәрәфиевтә ышандыру энергиясе көчле. Шул көч милләттәшебезгә дә күчсен иде. Чөнки үзеңә ышаныч бик зур көч бит ул. Мин барыбыз өчен дә кадерле булган артистыбызны «Равил Шиһапыч» дип тә, «Равил» дип тә, «Равил Шәрәфиев» дип тә яздым. Беләм, ул, ничек дәшсәң дә, җавапсыз калмый. Чөнки аның асылы бер: кеше ул.

Кешелеклелек көннән-көн дефицитка әверелә барганда, аны саклау батырлык түгелме?! Алла ярдәм бирсен сиңа, Шиһабетдин батырның улы Равил!

Әхтәм ЗАРИПОВ,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
“ШӘҺРИ КАЗАН” газетасы, 2013, апрель
Фото: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*