tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» журналы чит илдәге татар балалары өчен бушлай рәсем дәресләре үткәрә
«Салават күпере» журналы чит илдәге татар балалары өчен бушлай рәсем дәресләре үткәрә

«Салават күпере» журналы чит илдәге татар балалары өчен бушлай рәсем дәресләре үткәрә

«Салават күпере» журналы чит ил һәм Татарстан балалары өчен рәсем осталыгы буенча бушлай онлайн дәресләр уздыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бөтендөнья татарлары өчен рәсем дәресләре уза. Безгә 7-8 илдән татар балалары кушыла. Төркия, Америка, Канада, Финляндия, Эстония, Латвия һ.б. илләрдән. Бөтен җирдә татарлар бар. Алар безнең балаларга караганда яхшырак сөйләшә. Чит ил әти-әниләренең максаты да — телне, мәдәниятне оныттырмау. Шуңа күрә без алар белән Zoom кушымтасында 18.00 сәгатьтә рәсем дәресе оештырабыз», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова, баш рәссам Әлфия Йосыпованың төрле алымнар белән рәсемнәр ясап күрсәтүен әйтте. «Мәсәлән, узган атнада шәм белән, икенче атнада балавызлы акбурлар белән ясап карадык. Менә шундый кызыклы техникалар белән балаларны осталыкларга өйрәтәбез. Алар рәсем ясаган арада мин татарча сөйлим, чөнки татар сөйләмен чит илдә үсүче балаларга ишеттерү бик мөһим», — дип сөйләде ул.

«Төрле җирләрдә яшәсәк тә, бер платформада очраша алуыбыз, минемчә, зур бәхет. Бездә кич булса, Җир шарының икенче ноктасында ул иртә генә әле. Рәсем ясаудан тыш, балаларга Казаныбыз, журнал яңалыклары турында сөйлим. Соңгы дәрескә 50 бала кушылды, алга таба аларның саны тагын да артыр дип ышанам», — дип өметен белдерде мөхәррир.

Аның сүзләренчә, Татарстан балалары өчен җомга 10.00 сәгатьтә аерым дәрес уза. «Безгә балалар бакчалары кушыла башлады, узган атнада гына 300дән артык бала кушылган иде. Онлайн дәресләрне шулкадәр уңышлы булыр дип ышанмадым, чөнки мин җанлы дәрес үткәрү яклы», — дип уртаклашты Зилә Хөснетдинова.

«Безгә гадәти булып тоелган күренешләр, төшенчәләр балалар өчен аңлашылып бетмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә онлайн дәрес аша булса да тиешенчә мәгълүмат бирә алабыз, моның бернинди дә авырлыгы юк. Дәресләр Zoom кушымтасыннан тыш, „Салават күпере“ журналының Инстаграмдагы битендә туры эфирда бара. Аны без саклап калдырабыз. Гомумән, бу дәресләргә теләгән һәркем кушыла ала», — диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*