tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкә Сабан туена чакыра
Самара өлкә Сабан туена чакыра

Самара өлкә Сабан туена чакыра

Кичә, 20 майда, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов, ике оешма мөдире Фәрхәт Мәхмүтов, Самар шәһәре милли-мәдәни татар автономиясе мөдире Рузил Борангулов һәм татар милли хәрәкәт активистлары бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ерактан килгән кунакларны каршы алу, артистларны ашату, бәйгеләрдә катнашучылар өчен бүләкләр сатып алу һәм башка оештыру эшләре турында сүз барды. Ильяс Гомәр улы милли бәйрәмебез быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлануын ассызыклап, оешма ветераннарын аеруча билгеләп үтәргә кирәк, дип белдерде.

Төп сәхнәдә өлкә Сабан туе программасын Самар татарларына яхшы таныш булган Линар Абсаттаров һәм  Ләйсән Ибәтова алып барачаклар.  Линар әфәнде оештыру комитеты әгъзаларын якынча  программа белән таныштырды да инде. “Әлбәттә, анда үзгәрешләр булачак әле”, — диде ул һәм милли бәйрәмебез быел да күңелле узачагына ышаныч белдерде.

Бәйрәмнең төп сәхнәсе, гадәттәгечә, “Ракушка”да урнашачак. Аның янәшәсендә каһарман якташыбыз, танылган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормышына һәм иҗат юлына багышланган күргәзмә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат Надировның рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.

Бәйрәмдә өлкәбезнең  һәм Татарстанның Нурлат районы үзешчән коллективлары, I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Төрле мәйданчыкларда спорт һәм милли уеннар оештырыла. Ә Сабан туеның йөзек кашы – милли көрәш парк стадионында узачак.

Бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы 12 сәгатьтә, төп сәхнәдә башлана.

Сабан туенда көнозын сату рәтләре эшләп торачак. Сату урыннары арендасы мәсьәләсе буенча Риф Хәбибулла улы Нәҗмиевка (тел. 8-902-374-85-96) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшереп  үтәбез – өлкә Сабан туе 12 июньдә Самарның Юрий Гагарин исемендәге паркында узачак. Быел ул өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышлана. Бәйрәмне уздырырга Татарстанның Нурлат районы ярдәм итәчәк.

Сабан туена әзерләнү һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы 27 майда 18 сәгатьтә өлкә Халыклар дуслыгы йортында узачак. Милли бәйрәмебезне уздыруда ярдәм итәргә яисә кызыклы тәкъдимнәр кертергә теләүчеләрне  көтеп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*