tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәре “Мирас” татар мәдәнияте фестивале катнашучыларны һәм кунакларны кабул итәргә әзер
Самара шәһәре “Мирас” татар мәдәнияте фестивале катнашучыларны һәм кунакларны кабул итәргә әзер

Самара шәһәре “Мирас” татар мәдәнияте фестивале катнашучыларны һәм кунакларны кабул итәргә әзер

6-7 апрельдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестиваль-бәйгесе уза. Чарада Самардан, өлкәбезнең төрле районнарыннан, Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән, шулай ук Төркмәнстаннан, Казахстаннан, хәтта Кытайдан 520 бәйгече катнашачак.

Кичә, 3 апрельдә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында фестивальне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

“Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов чарага әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясап, аның программасы белән таныштырды. Өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бу оешмаларның директоры Фәрхәт Мәхмүтов, шәһәр округы Думасы депутаты Рифкать Хуҗин оештыру эшләренә үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр.

“Мирас” фестивалендә иҗади бәйгеләр берничә мәйданчыкта барачак. Утырышта бу мәйданчыклар өчен җаваплы кешеләр, аларга ярдәмгә волонтерлар билгеләнде, башка оештыру эшләре турында да сүз барды.

Чарада өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкиле Винер Нурмөхәмитов, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова, “Белоснежка” кафесы җитәкчесе Тәлгать Мортазин, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Айназ Фәхретдинов,  өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы Илдар Әбү­бә­керов, оешманың яшьләр түгәрәге активисты Марат Төхвәтуллин, өлкәбездә төрле милли татар чараларын алып баручы Алия Галиуллина һәм башкалар катнаштылар.

Алия АРСЛАНОВА

Самара шәһәре

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*