tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла
Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла

3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла.

Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли.

Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*