tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада укытучыларны хөрмәтләделәр
Самарада укытучыларны хөрмәтләделәр

Самарада укытучыларны хөрмәтләделәр

Самара региональ “Дуслык” иҗади – иҗтимагый оешмасы инициативасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән 2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү тантанасы булды. “Туган телне үстерү һәм саклап калу – илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы” дигән шигарь астында узган бу мөһим чараны ”Дуслык” оешмасының җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаев ачып җибәрде һәм залга җыелган укытучыларны сәламләп, аларга рәхмәт әйтеп, үз чыгышында киләчәктә Самара шәһәрендә тагын бер татар мәктәбе кирәклеген ассызыклады. Бу чарада Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты  Ринат Закиров та катнашты. Самара өлкәсе хакимияте исеменнән бәйрәмгә җыелган халыкны өлкәнең җәмгыять фикерен өйрәнү Депортаментының милли һәм конфессияләр сәясәте Идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова сәламләде. Шулай ук, әлеге бәйрәмгә өлкәнең татар, башкорт, чуаш, мордва һәм рус мәктәпләреннән ана теле укытучылары да чакырылган иде.

Ринат Зиннур улы Закиров  мәдәният сараена җыелган педагогларны, әти-әниләрне котлап, үзенең теләкләрен җиткерде, туган телебезне саклаган, балаларга үз ана телләренең нечкәлекләрен өйрәткән, туган телне хөрмәтләгән укытучыларга рәхмәтен белдерде. Сәламләү сүзеннән соңгы чыгышында, ул да, Самарада тагын бер татар мәктәбе кирәклегенә басым ясады. Шулай ук, Ринат Закиров  Самарадагы “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзада Фәйзуллинага “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне дә тапшырды. Өлкәнең төрле районнарыннан килгән берничә укытучы Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хаты” на лаек булды. “Яктылык” мәктәбеннән Рәсимә Алюшевага Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Әлеге тантанада шулай ук, өлкәнең төрле министрлыкларыннан килгән вәкилләр Шынталы, Камышлы, Похвистнево районнарыннан килгән укытучыларга мактау кәгазьләрен бирделәр. Кичәнең беренче өлеше Самара өлкәсенең мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән тәмамланды.

Бәйрәмнең икенче өлеше Казаннан килгән сәнгать осталары чыгышы белән дәвам итте.”Казан” бию ансамбленең милли, ялкынлы, зәвыклы биюләрен тамашачы алкышларга күмде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*